Махсус хәрби операция ветераны, шәфкать туташы-анестезист Лена Исхакова РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының «Фидакарьлек һәм һөнәрманлык өчен» медале белән бүләкләнде
Лена 2023 елның көзендә Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзи.
Һәрвакыт аек акыл белән ярдәмгә ашыгучы шәфкать туташы Донбасс өчен кораллы низагта үзенең ныграк кирәк булуын йөрәге белән тоя. Клинок позывноен сайлап алган шәһәрдәшебез Көньяк хәрби округының 8нче гомуми гаскәр армиясе 20нче гвардия мотоукчылар дивизиясенең 347нче аерым медицина батальонында хезмәт итә.
Ике ел ярымнан соң туган якларына әйләнеп кайткан медицина хезмәте сержанты Лена Исхакова белән элемтәгә чыктык.
Тумышы белән ул Шаран районында урнашкан татар авылы Зирекледән. Ленаның югары сыйныфларда укыган һәм киләчәккә һөнәр сайлаган көннәре язмышына төшкән авыр чор белән тәңгәл килә. Кызның әтисе Суфиян ага яман шеш белән авырый. «Аның сызлануларын, интегүләрен күреп үстем. Аз булса да хәлен җиңеләйтү өчен уколлар ясыйсым килде... 1993 елда кадерле кешем вафат булды. Бу вакытта инде мин үземнең булачак һөнәремне сайлаган идем — Октябрьский медицина училищесына укырга кердем. Ары таба югары белем алырга да теләгем бар иде. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында бу хыялым тормышка ашмый калды», — дип сүз алды шәһәрдәшебез.
Медучилищены тәмамлаган кыз 21нче Уфа шәһәр хастаханәсенең токсикореанимация бүлегендә хезмәт юлын башлый. Кияүгә чыга. Яшь гаилә Октябрьскийга күченеп килә. Кызлары һәм уллары туа.
— Белмим, аңлата да алмыйм, бу ниндидер күңел халәте — мине һәрвакыт авыр, «кайнар» нокталар үзенә җәлеп итте. Коронавирус башлангач та, куркып калмадым, Туймазының ковид‑госпиталенә күчтем. Чир иң югары ноктасына җиткән көннәрдә Мәскәү госпиталендә берникадәр вакыт эшләп кайттым. Ә инде махсус хәрби операция башлангач, без, өч хезмәткәр, уртага салып сөйләштек, киңәшләштек һәм кораллы низаг зонасына китәргә булдык. Әмма ул вакытта ни Октябрьскийдан, ни Туймазыдан хатын‑кызларны сугышка алмадылар. Рапорт айдан артык ятты. Әмма без чыгу юлын таптык — Әлмәттән юлландык.
— Ничек инде ул, сез — хатын, сез — ана, йорт учагын саклаучы зат... Һәм көннәрдән бер көнне, барысын да калдырып, фронтка чыгып китәсез. Гаиләгез, якын кешеләрегез мондый җитди һәм кыю карарны ничек кабул итте?
— Хупламадылар. Кызым аеруча нык кайгыга батты. Ирем: «Тагын нәрсә уйлап таптың инде...», — дип ачуланды. Утырдык. Уйлаштык. Сөйләштек. Әнигә иртәгә китәм дигән көнне генә хәбәр иттем. Әлбәттә, бөтен дөресен дә сөйләп бирә алмадым. Берничә айга командировкага гына барам дип ялганларга туры килде. Чөнки мин аның сәламәтлеге өчен нык борчылдым. Әнием — педагог. Мәгариф тармагында 53 ел хезмәт куйган кеше. Көчле шәхес. 25 мартта 90 яшь тулды, Ходайга шөкер. Ир туганнарым да кайгырды, һәм алар барысы да мине көтеп алды. Хәзер без бергә.
— Сугыш бара торган урыннан ерак түгел күчмә госпитальдә эшләү физик якка караганда, рухи яктан авыррак булгандыр...
— Госпитальгә барып эләккәнче, без полигонда, бөтен солдатлар белән беррәттән, бронежилетлар һәм каскалар киеп, хәрби шөгыльләр үттек. Коралдан атарга, каршылыклар полосасын узарга, яраларны бәйләргә, жгут салырга һәм башка бик күп нәрсәгә өйрәндек.
Мин эләккән медицина взводын алгы сызыктан биш‑алты чакрым ара аерып торды. Мин үз коллективыма шулкадәр рәхмәтлемен. Без күп түгел идек — егермедән артык кеше, арада руслар, дагыстаннар, осетиннар, татарлар — бер гаилә, бер команда булып, тәүлек буе эшләдек. Бүген минем ял дигән сүз ишетмәдек. Арыдык. Талчыктык. Әмма операция өстәленнән исән чыккан һәр гомер безнең иңнәребезгә канат куйды. Көч туплап, янәдән эшкә керештек. Кая һәм ни өчен килгәнебезне барыбыз да яхшы аңладык. Шуңа күрә беркем дә зарланмады, ыңгырашмады... Чөнки яу кырындагы егетләргә тагын да авыррак, аларның үлем белән янәшә йөрүен беркемгә дә аңлатып торырга кирәк түгел иде.
Бервакыт безгә бер көн эчендә 17 операция уздырырга туры килде. Басып торырга хәл калмагач, соңгы операцияләрне стенага терәлеп ясадык. Сез бронежилетлар һәм каскалар киеп, кулларына
скальпель тоткан
докторларны күз алдына китерә аласызмы?
Шартларга өлгермәгән пехотага каршы миналар белән кул һәм аяклары яраланган ике солдатның гомерен саклап калу өчен, медицина хезмәткәрләренең үзләренә дә шул рәвешле саклану чараларын күрергә туры килде. Без яхшы аңладык — әлеге миналар теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин. Аллага шөкер, операцияләр уңышлы узды. Шул ук вакытта авыр җәрәхәтләрдән үлүчеләр арасында башкорт батальоны составындагы Туймазы, Шаран, Ишембай, Караиделдән яшь ир‑егетләрнең булуы белән ризалашасы килмәде... Алар безнең госпитальдән ерак түгел иде.
Сугыш — сугыш инде ул... Кулсыз, аяксыз, күзсез калган, контузия алган хәрбиләрнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да дәваларга туры килде. Аларгы һәрвакыт Рөстәм Нәбиевны мисал итеп куйдык. Көчле рухлы булырга, кыенлыклар алдында югалып калмаска өндәдек...
Алгы сызыкта торганда боларның барысын да сөйләргә ярамый, һәм теләсә кемгә сөйләп тә булмый. Иремә рәхмәт, аңа эчемне бушаттым, тыңлый һәм ишетә, һәрвакыт кирәкле һәм дөрес сүзләр таба белде. Ул миңа ышанычны һәм өметне югалтмаска ярдәм итте.
— Лена Суфияновна, сез тыныч тормышка әйләнеп кайттыгыз. Киләчәккә нинди планнар корасыз?
— Эшләргә! Махсус хәрби операциягә Туймазы шәһәренең клиник‑диагностика йогышлы авырулар үзәгеннән киткән идем. Мине анда көтеп алдылар. Хәтта ике ел ярым эчендә хезмәт килешүен дә өзмәгәннәр. Шулай якын иткән коллективтан ничек итеп баш тартмак кирәк?! Шулай да берникадәр вакыттан соң Октябрьскийга кайтасы булыр дип торам. Улыбызга ‑ 13 яшь. Мәктәп укучысы. Бүгенге көндә Радужный бистәсендә яшибез. Биредә мәктәп түгел, хәтта юллар гына да юк. Ә баланы укырга йөртергә кирәк...
Әңгәмәбез ахырында Клинок үзенең үтенечен җиткерде. Әлбәттә, ул туганнарга һәм волонтерларга эчкерсез олы рәхмәт сүзләре.
— Мин СВОга китү белән беренче булып гуманитар олауны бертуган абыемнар оештырды. Аннан соң волонтерлар белән элемтә урнашты. Октябрьский, Шаран, Туймазы волонтер төркемнәре, нәрсә генә сорап мөрәҗәгать итмә, барысын да тиз арада оештырып озатты.
Шәһәр хакимияте беркайчан да безнең гозергә битараф калмады. Октябрьский типографиясе эш өчен кирәкле
журналларны кыска вакыт эчендә бастырып бирде. Лилия һәм Константин Вельбой кебек олы йөрәкле кешеләрне, мөгаен, бармак белән генә санарга мөмкиндер. Хезмәттәшләрем — медицина персоналы ярдәм кулы сузды.
Мин үземне герой дип санамыйм, үз бурычын үтәгән гади шәфкать туташы. Кулларына корал алып, Ватан мәнфәгатьләрен саклаучы һәм яклаучы, шул ук вакытта һәркөнне үлем белән очраша торган хәрбиләр — менә алар чын каһарманар! Шуны онытмасак иде!
Илмира ГАЛИЕВА