Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирүнең мөһим өлеше буларак сәнгатьнең төрле төрләрен алга сөрү, шулай ук яшь талантларга иҗат юлының

башлангыч чорында сәләтләрен ачу максатында, Тататстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә Балтач сәнгать мәктәбе «Талантлар парады» төбәкара бәйгесен уздыра. Бу бәйге музыка уен кораллары, бию, рәсем, җыр, нәфис сүз сәнгате номинациясендә уза. Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын жюри составында Казан дәүләт консерваториясеннән, Казан дәүләт мәдәният институтынан, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятеннән Рәсәй Федерациясе, Татартан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзалары, атказанган сәнгать эшлеклеләре бәяләде. 2026 елда конкурс-фестивалендә Татарстан, Мари Иле, Саха Республикасы, Киров өлкәсе һәм Пермь ягыннан 1197 катнашучы сыналды. Җыр сәнгате номинациясендә Гран-при булып Балтач кызы Әдилә Фәйзрахманова танылды! Күбрәк фотолар: https://baltaci.ru/news/kon-temasy/baltac-kyzy-talantlar-parady-tobakara-baigesenen-gran-pri-iiase-buldy

Яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирүнең мөһим өлеше буларак сәнгатьнең төрле төрләрен алга сөрү, шулай ук яшь талантларга иҗат юлының башлангыч чорында сәләтләрен ачу максатында, Тататстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә Балтач сәнгать мәктәбе «Талантлар парады» төбәкара бәйгесен уздыра.

Бу бәйге музыка уен кораллары, бию, рәсем, җыр, нәфис сүз сәнгате номинациясендә уза.

Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын жюри составында Казан дәүләт консерваториясеннән, Казан дәүләт мәдәният институтынан, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятеннән Рәсәй Федерациясе, Татартан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзалары, атказанган сәнгать эшлеклеләре бәяләде.

2026 елда конкурс-фестивалендә Татарстан, Мари Иле, Саха Республикасы, Киров өлкәсе һәм Пермь ягыннан 1197 катнашучы сыналды.

Җыр сәнгате номинациясендә Гран-при булып Балтач кызы Әдилә Фәйзрахманова танылды!

Күбрәк фотолар: https://baltaci.ru/news/kon-temasy/baltac-kyzy-talantlar-parady-tobakara-baigesenen-gran-pri-iiase-buldy