Дәүләт Думасының «Справедливая Россия» фракциясе депутатлары «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бирүне тәкъдим иткән. Бу җәһәттән закон проекты парламент палатасына карап тикшерүгә кертеләчәк. Документ нигезендә, авыл җирлегендә яки шәһәр тибындагы бистәдә – кимендә 20 ел, шәһәрдә – кимендә 25 ел дәвамында «Ашыгыч ярдәм» бүлекләрендә эшләгән медицина хезмәткәрләре ташламалы пенсиягә хокук алачак. Хуплыйсызмы? 👀
🚑 Кайбер табибларны вакытыннан алда пенсиягә җибәрергә тәкъдим иттеләр
ВчераВчера
~1 мин