Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

☝️Фаҗигадән соң Хаталарны төзәтү

«Түбән Кама Нефтехим»дагы заводларның берсендә булган вакыйгалар әле дә көн кадагында. Өч көнлек матәм узганнан соң да шәһәр фаҗига шаукымында яши, предприятие гадәттән тыш хәл режимында эшли. Тикшерү эше дәвам итә, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә. Шәһәр хакимиятендә узган «эшлекле дүшәмбе» утырышында кала мэры Радмир Беляев авариядән соң заводта конструкцияләрне сүтү эшләре дәвам итүе хакында җиткерде. Тәүлек әйләнәсе барган эшләргә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре һәм башка хезмәтләр җәлеп ителгән. Коткару һәм авариягә бәйле эшләрдә барлыгы 522 хезмәткәр һәм 164 берәмлек техника катнаша. Шартлау аркасында шәһәрдә зыян күргән йортларны 10 апрельгә кадәр төзекләндерергә вәгъдә итәләр. Язманың дәвамы 👇 https://vatantat.ru/news/faigadan-son-xatalarny-tozatu-113926

☝️Фаҗигадән соң Хаталарны төзәтү

«Түбән Кама Нефтехим»дагы заводларның берсендә булган вакыйгалар әле дә көн кадагында. Өч көнлек матәм узганнан соң да шәһәр фаҗига шаукымында яши, предприятие гадәттән тыш хәл режимында эшли. Тикшерү эше дәвам итә, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә.

Шәһәр хакимиятендә узган «эшлекле дүшәмбе» утырышында кала мэры Радмир Беляев авариядән соң заводта конструкцияләрне сүтү эшләре дәвам итүе хакында җиткерде. Тәүлек әйләнәсе барган эшләргә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре һәм башка хезмәтләр җәлеп ителгән. Коткару һәм авариягә бәйле эшләрдә барлыгы 522 хезмәткәр һәм 164 берәмлек техника катнаша.

Шартлау аркасында шәһәрдә зыян күргән йортларны 10 апрельгә кадәр төзекләндерергә вәгъдә итәләр.

Язманың дәвамы 👇

https://vatantat.ru/news/faigadan-son-xatalarny-tozatu-113926