Республикабызда, шул исәптән районыбызда чисталык ике айлыгы башланды. Бу җәһәттән, республиканың барлык табигатьне саклау ведомстволары һәм районыбызда чисталык өчен җавап бирә торган оешмалар көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Менә бүген Республиканың, район юл хәрәкәте иминлеге фонды вәкилләре, Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк (Арча) территориаль идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре районыбызның федераль, региональ һәм җирле юлларның чисталыгын тикшерү буенча рейд үткәрде. Комиссия районның төрле юнәлешендә урнашкан юллар буе узды, алар тарафыннан терлекчелек комплекслары, фермалар яннарында юл өслекләре, юл кырыйларына зур игътибар бирелде. Комиссия тикшерүе нәтиҗәләре начар түгел, шулай да тынычланырга урын юк. Мәсәлән, Яңгул тау башында, койма эчендә булса да, силос алынган чокыр яннарындагы чүп калдыклары юлдан күренеп ята. Чепья авылында ягулык-майлау саклау урыны янында барлыкка килгән чүп оясы шулай ук күңелне борчый. Пыжмара – Нөнәгәр юлын
Республикабызда, шул исәптән районыбызда чисталык ике айлыгы башланды
6 апреля6 апр
1 мин