Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Радий Хәбиров Русия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Илдә торак төзелеше үсешенә зур өлеш керткән өчен республика җитәкчесенә югары бүләкне дәүләт башлыгының Идел буе федераль округындагы улы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елдан башлап Башкортстан ел саен торак төзелеше өлкәсендә Русия лидерлары рәтендә. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 2019 елдан 2024 елга кадәр республикада 17,5 млн кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, өстәвенә 2024 елда – рекордлы 3,348 млн квадрат метр. 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты буенча республикада шулай ук 3 млн квадрат метрдан артык торак тапшырганнар, торакны файдалануга тапшыру күләменең ышанычлы үсешен саклап калганнар. Чыганак: «Башинформ»

Илдә торак төзелеше үсешенә зур өлеш керткән өчен республика җитәкчесенә югары бүләкне дәүләт башлыгының Идел буе федераль округындагы улы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елдан башлап Башкортстан ел саен торак төзелеше өлкәсендә Русия лидерлары рәтендә. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 2019 елдан 2024 елга кадәр республикада 17,5 млн кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, өстәвенә 2024 елда – рекордлы 3,348 млн квадрат метр.

2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты буенча республикада шулай ук 3 млн квадрат метрдан артык торак тапшырганнар, торакны файдалануга тапшыру күләменең ышанычлы үсешен саклап калганнар.

Чыганак: «Башинформ»