Белгечләр мәгълүматларына караганда, апрель ае климатик нормадан җылырак булачак. Уртача температура нормадан югарырак, якынча +5,4 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем күләме исә гадәти дәрәҗәдә — якынча 30 мм күләмендә көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, май, июнь һәм август айларында һава температурасы күпьеллык нормага якын булачак. Бу чорда явым-төшемнәр дә уртача күрсәткечләрдә сакланачак.Июль ае бераз эссерәк булачак дип көтелә — температура нормадан югарырак булуы ихтимал. Бу ай өчен уртача күрсәткеч +19,9 градус тирәсе. Сентябрьдә исә явым-төшемнәр азрак булуы мөмкин. Гадәттә бу айда 48 мм чамасы яңгыр ява, әмма быел бу күрсәткеч түбәнрәк булырга мөмкин.