Килешәсезме? Урамда яз, юксынып һәм сагынып көткән кояш турырак һәм җылырак карый башлады. Урамдагы кар көртләре санаулы көннәр эчендә эреп юкка чыкты дияргә була. Нәтиҗәдә, хәзер кыш буена без чүпләгән, ташлаган, күренми яткан чүп-чар әллә кайдан ялтырап күзгә ташлана. Без, балтачлылар, һәркайсыбыз матурлыкны, чисталыкны бик яратабыз. Тирә-ягыбыз матур, пөхтә һәм тәртиптә булса, ул халәтебезгә уңай тәэсир итә, үзебез дә шушы чисталыкны булдырырга омтылабыз, камиллекне күреп, күңел дә күтәрелә бит. 1 апрельдән районыбызда чисталык икеайлыгы да башланды. Бу вакыт эчендә бөтен район буенча урамнар, бистәдә, зур авылларда ишегалды территорияләре, яшел зоналар, кешеләр күпләп җыела торган урыннар, бакча, парк һәм сквер территорияләре тәртипкә китерелә. Елның-елында урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистартуга аерым игътибар бирелә, яшь үсентеләр утыртуны да онытмыйбыз. Кышын-җәен гөрләп торган «Сабантуй» ял паркын тәртипкә китерүдә бистәбезнең предприятиеләр, учреждениеләр хезмәтк