Көзге урман, сары алан…
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар. Әнкәй, күңелем елап кала:
«Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар…» Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит. Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
«Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам…» Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
«Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам». Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
«Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам…» Авыл очында — чәчәкле алан,
Алан читендә үсә бер балан.
Язларын балан шау чәчәк ата,
Әйтерсең аңа ап-ак кар ята. Җылы җилләр, чуак иртәләр
Балан чәчәген назлап иркәли. Көзләрен балан — алан ямьнәре,
Үзәкне генә өзә тәмнәре.
Балан чәчәген язын үз иткәч,
Татыйсың тәмен аның көз җиткәч. Ачы шул, ачы балан җимеше,
Кушылган төсле аңа күз яше. Балачакта өй артында
Үсәдер иде балан.
Көзләр җиткән саен шушы
Баланны искә алам. Бакчаларга йөг(е)реп чыгам,
Әнкәй җыя