Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Тау ягы авыллары Татреспублика составына кертелү-кертелмәү тарихы

Сентябрь аенда ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты үз эшен башлап җибәрә. ЭЭХК (НКВД) яңа төзелгән республикаларның чикләрен билгеләү мәсәләләре белән дә шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Дәүләт архивының ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты фондында (Р-5852) “ТАССРның чикләрен билгеләү буенча катнаш комиссия утырышлары беркетмәсе һәм ТАССР вәкилләре комиссиясенең кайбер карарларына протестлары” (1921 ел) дигән эш кенәгәсе саклана. ЭЭХК (НКВД) составындагы катнаш комиссия әгъзаләре чыгарган карарлар белән килешмичә, Татреспублика вәкилләре Эчке һәм милләтләр эшләре буенча халык комиссарлары исеменә документ эшләп җибәрәләр. Документ артында тел галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Галимҗан Шәрәф һәм Гордеева имзасы тора. Бу елларда Г.Шәрәф ТАССР халык мәгарифе халык комиссариаты Академ үзәгенең Шәрекъ бүлеген җитәкли. Күрәсең, ЭЭХК (НКВД)ның катнаш комиссиясе эшләрен тикшерүдә дә катнашкан. Тау ягы авыллары Татреспублика составына кертелү-кертелмәү тарихы болайрак була: Докумен

1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелә. Шул вакыттан алып Республикабызда милли-дәүләт һәм административ-территориаль төзелеше формалашуның катлаулы һәм күпкырлы процессы башлана.

http://www.etomesto.ru/img_map.php?id=3149
http://www.etomesto.ru/img_map.php?id=3149

Сентябрь аенда ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты үз эшен башлап җибәрә. ЭЭХК (НКВД) яңа төзелгән республикаларның чикләрен билгеләү мәсәләләре белән дә шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты фондында (Р-5852) “ТАССРның чикләрен билгеләү буенча катнаш комиссия утырышлары беркетмәсе һәм ТАССР вәкилләре комиссиясенең кайбер карарларына протестлары” (1921 ел) дигән эш кенәгәсе саклана.

ЭЭХК (НКВД) составындагы катнаш комиссия әгъзаләре чыгарган карарлар белән килешмичә, Татреспублика вәкилләре Эчке һәм милләтләр эшләре буенча халык комиссарлары исеменә документ эшләп җибәрәләр.

Документ артында тел галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Галимҗан Шәрәф һәм Гордеева имзасы тора. Бу елларда Г.Шәрәф ТАССР халык мәгарифе халык комиссариаты Академ үзәгенең Шәрекъ бүлеген җитәкли. Күрәсең, ЭЭХК (НКВД)ның катнаш комиссиясе эшләрен тикшерүдә дә катнашкан.

-2

Тау ягы авыллары Татреспублика составына кертелү-кертелмәү тарихы болайрак була:

  1. Чуел өязе (Цивил) Яңа Кавал вулусында урнашкан Айдар, Акъегет, Бакырчы, Күгеш, Әрә һәм Юынчы авыллары (хәзерге Яшел Үзән р-ны) халкы берничә мәртәбә Татреспублика составына кертүләрен сорап гариза бирәләр. Чуаш өлкәсе башкарма комитеты шушы 6 авылны ТАССРга тапшыру турында карар кабул итә. Шуңа да карамастан, катнаш комиссия (составында Чуашстан вәкилләре дә бар) түбәндәге авылларны Чуаш өлкәсендә калдырырга дип карар чыгара. Сәбәбен – элеккеге вулусларны бүлгәләмәү белән аңлаталар.
Документта “Революция чорында вулусларның өчтән бере үз чикләрен үзгәртә һәм халыкларның мәдәни һәм икътисади мәнфәгатьләренә каршы килгән иске волость чикләреннән фетиш ясауның мәгънәсе юк” дип искәртеп язып куелган.

Санап узган авылларда бары тик татарлар гына (11000нән артык) яши һәм алар Татарстан республикасы Зөя кантоны белән чиктәш урнашканнар.

Бу авыллар, ТАССРга күчкән очракта, район үзәгенә кадәр ара 2 тапкырдан артыкка (Чуелга кадәр 75 чакрым, Зөягә – 35 чакрым); өлкә үзәгенә кадәр (Чабаксарга – 100 чакрым һәм Казанга кадәр 60 чакрым) кыскара. Зөя белән Казан шәһәрен тимер юл тоташтыра, ә Чуел белән Чабаксарны урманнар бүлә.

2) Иске Тәберде һәм Кошелев вулусларында яшәүче татар һәм керәшен татарлары авыллары: Чүти, Зур Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Корбаш, Орыс Тәрбите, Яңа Ишино, Соравыл (хәзерге Кайбыч р-ны) үтенечнамәләрен комиссия шулай ук канәгатьләндерми.

Бу авыллар да Чабаксар һәм Чуелдан ерак, киресенчә Татреспублика белән мәдәни һәм икътисади элемтәдә торалар. Барлыгы 120000 татар яши, шуларның 3000-е – мөселманнар.

3) Буа кантонының көньяк өлешендә урнашкан Мочәли, Городище, Чүпрәле, Үби һәм Яңа Кәкерле (хәзерге Чүпрәле р-ны) авылларын, киресенчә Татреспубликадан Чуаш өлкәсенә беркетергә дигән карар чыгарыла.

-3
Шулай итеп, татар авылларыннан гына торган 3 вулыс (Чүпрәле, Мочәли, Яңа Кәкерле), татарлар белән чуашлардан торган катнаш 2 вулыс (Городище, Үби) авыллары Чуаш өлкәсенә беркетелә. Барлыгы 40меңнән артык булган татар халкын Чуаш автономиясенә күчерергә булалар. Карарны кабул итүчеләр, бу вулыслардан аерым яңа район төзергә уңайлыклар булуы белән аңлаталар.

Татреспублика вәкилләре 3 очракта да комиссиянең бу карарларына каршы протест белдереп, авыл халкының мөрәҗәгатьләрен һәм протест-документыны Мәскәүгә НКВДга җибәрәләр. Әйтеп узганымча, документка Татреспублика вәкилләре исеменнән Г.Шәрәф, Гордеевалар имза куйган.

Басманы Халидә Баһаветдинова әзерләде