Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Иске Шәйморза авылында өченче мәхәллә төзелү тарихыннан

Авылда ике мәчет булуга карамастан, дини бәйрәмнәрдә гыйбадәт кылучылар мәчеткә сыймыйлар. Шулай ук, авылны икегә бүлек торган зур чокыр (овраг) язгы ташу вакытында ярларыннан чыгып, алты атнага юлны өзә. Бу сәбәпләр мәхәллә халкын тагын бер мәчет төзергә этәрә. 1848 елда Иске Шәйморза авылында ике мәхәллә: бишвакыт һәм җәмигъ мәчетләре була. Землемер ярдәмчесе Горский төзелгән план нигезедә авылга килеп тикшерү уздыра. Ул мәчет салырга киртәләр юклыгын расласа да, авыл халкына елга аша күпер салырга тәкъдим итә. Күпер төзү мәчет салуга караганда күпкә арзанракка төшәчәген аңлата. Аңа да карамастан, Иске Шәйморза авылы лашманнары: Абдулла Еремеев, Шәмшетдин Салихов, Хафиз Хәмитов һәм шәхси крестьян Хәсән Әхмәдиевләр үз хисабларына мәчет төзү теләген белдерәләр. Авыл халкы кабаттан приговор төзеп, мәчет бинасының планы һәм 347 сум 20 тиен көмеш акчага исәпләнгән сметаны Сембер департаментына җибәрәләр. Бу күрсәтелгән суммадан тыш, авыл халкы вак таш, кирпеч һәм урман ташу һ.б. эшлә

Сембер губернасы Сембер өязе Зур Чынлы волостена кергән Иске Шәйморза авылында (хәзерге Чүпрәле районы) революциягә кадәр биш мәчет булган. Россия дәүләт тарих архивында (С.-Петербург) өченче мәчет төзү турында кызыклы гына документ саклана.

Шәйморза авылы. Автор фотосы. 2025 ел
Шәйморза авылы. Автор фотосы. 2025 ел

Авылда ике мәчет булуга карамастан, дини бәйрәмнәрдә гыйбадәт кылучылар мәчеткә сыймыйлар. Шулай ук, авылны икегә бүлек торган зур чокыр (овраг) язгы ташу вакытында ярларыннан чыгып, алты атнага юлны өзә. Бу сәбәпләр мәхәллә халкын тагын бер мәчет төзергә этәрә.

1848 елда Иске Шәйморза авылында ике мәхәллә: бишвакыт һәм җәмигъ мәчетләре була.

Архив документы
Архив документы

Булачак мәчетнең проекты
Булачак мәчетнең проекты

Землемер ярдәмчесе Горский төзелгән план нигезедә авылга килеп тикшерү уздыра. Ул мәчет салырга киртәләр юклыгын расласа да, авыл халкына елга аша күпер салырга тәкъдим итә. Күпер төзү мәчет салуга караганда күпкә арзанракка төшәчәген аңлата.

Аңа да карамастан, Иске Шәйморза авылы лашманнары: Абдулла Еремеев, Шәмшетдин Салихов, Хафиз Хәмитов һәм шәхси крестьян Хәсән Әхмәдиевләр үз хисабларына мәчет төзү теләген белдерәләр.

Авыл халкы кабаттан приговор төзеп, мәчет бинасының планы һәм 347 сум 20 тиен көмеш акчага исәпләнгән сметаны Сембер департаментына җибәрәләр. Бу күрсәтелгән суммадан тыш, авыл халкы вак таш, кирпеч һәм урман ташу һ.б. эшләрне үзләре башкарырга тиеш булалар.

Шәйморзада мәчет төзү проектының сметасы. 1848 ел
Шәйморзада мәчет төзү проектының сметасы. 1848 ел

Төрле сәбәпләр аркасында мәчет салырга ризалык ала алмыйлар. “Беренчедән, яңа мәхәллә ачырга Диния нәзарәтеннән рөхсәт кәгазе җитми, икенчедән өченче мәхәлләгә 282 кеше беркетелү каралган, калган ике мәхәлләдә 309 гына калачак”- дигән җавап алалар (1834 елгы ревизия материалларына нигезләнеп). 1831 елның 23 декабрендә кабул ителгән закон буенча һәрбер мәхәлләдә 200 дән дә кеше ким булмаска тиеш була.

Оренбург мөселман диния нәзарәте яңа мәчет төзүгә рөхсәт бирүгә карамастан да, мәчет төзү 4-5 елга сузыла.

1853 елга чыгымнар 360 сумга җитә. 12 кеше үз хисабына төзергә алыналар. Абдулла Еремеев – 100 сум, Шамшетдин Сәлихов – 50, Хафиз Хәмитов – 116, Сәйфетдин Шамшетдинов – 15, Бәшир Мәҗитов – 5, Измаил Даутов – 10, Хөсәен Бухараев – 6, Яхъя Әмиров – 10, Хәсән Әхмәдиев – 25, Хәйбулла Тимербулатов – 6, Булат Хәбеев, Хәсән Солтанмратов – 10, Әхмәт Бакусев – 7 сум акча бирәләр.

Мәхәллә халкы кабат землемер Горскийга кирәкле төзү материалларын әзерләп бетерүләре турында һәм балта осталарына эшне башларга рөхсәт бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Хөкүмәт органнары рөхсәт бирмәс өчен яңадан күпер төзү мәсьәләсен кузгаталар, иске мәчетне яңартырга тәкъдим итәләр.

Эшне тизләтүгә бер сәбәп килеп чыга. Самара губернасы татар авылларында мөселманнарны христианлыкка чыгаралар дигән хәбәр таралып чуалышлар башланып китә. Губернатор бу шикне кире кагу өчен Иске Шәйморза лашманнарына мәчет төзергә рөхсәт бирергә мәҗбүр була.

Халидә Баһаветдинова