14 апрельдә ятим балаларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшыру тантанасы узды Ленин проспекты, 84нче йорттан биш торак бүлмә ятим һәм ата‑ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яшәү урыны белән тәэмин итү буенча җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында, хакимиятнең торак комиссиясе беркетмәсенә ярашлы бүленеп бирелде.
Яңа йортка күчүче егет‑кызларга тәбрикләүләрен хакимият башлыгы Алексей Пальчинский җиткерде:
— Агымдагы ел Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Ә гаилә өчен иң мөһиме үз өең булу. Сезнең фатирларда бәхет, татулык һәм мәхәббәт яшәсен.
Тантана сәбәпчеләрен шулай ук «Стронег» җәмгыяте генераль директоры Айрат Моратшин һәм «Этажи» идарәче компания җитәкчесе Рәйфә Зарипова котлады.
Яңа фатирлардан ачкычлар белән бергә яшьләргә төзүче оешма тарафыннан кыймәтле бүләкләр дә тапшырылды.
Ары таба фатир хуҗалары беренче тапкыр үз торагының ишекләрен ачып керде. Бүлмәләрдә ремонт югары сыйфатлы һәм зәвыклы итеп эшләнгән. Матур ишекләр