Уфа дәүләт нефть-техник университетының Октябрьский филиалы базасында «Фән һәм техниканың актуаль проблемалары» яшь галимнәрнең Халыкара конференциясе оештырылды. Балалар һәм үсмерләр иҗат сараеның өстәмә белем бирү педагогы Е. Мамаева җитәкчелегендәге «Балалар өчен фәнни уенчык» берләшмәсе укучылары ел саен уздырыла торган әлеге чарада үз эшләрен уңышлы тәкъдим итте.
Конференция нәтиҗәләре буенча Измайлова Юлия һәм Юсупова Эльвина 1 урынны яулады.