Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Санкт - Петербург шәһәрендә мөмкинлекләре чикле коляскада хәрәкәтләнүче спортчылар арасында футбол ярышы булып узды

Казанның «Тимер» командасында чыгыш ясаучы райондашыбыз Ренат Вафин төрле командалар белән көч сынашып, өченче урын яулап кайтты. Котлыйбыз! Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Ренат гаиләсе белән Арбаш авылында яши, ярышка тормыш иптәше, ярдәмчесе Галия белән йөриләр. Моннан ярты ел элек ул башкаланың 7 нче хастаханәсенең тернәкләндерү үзәгендә дәваланып ятканда тренер-табиб аңа «Тимер» командасы барлыгын әйтә. Шуннан кызыксынып Ренат команданы эзләп табып капитаны белән таныша. Күп тә үтми күнегүләргә йөри башлый, көч туплый, команда белән җиңүләргә ирешә.

Санкт - Петербург шәһәрендә мөмкинлекләре чикле коляскада хәрәкәтләнүче спортчылар арасында футбол ярышы булып узды.

Казанның «Тимер» командасында чыгыш ясаучы райондашыбыз Ренат Вафин төрле командалар белән көч сынашып, өченче урын яулап кайтты. Котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Ренат гаиләсе белән Арбаш авылында яши, ярышка тормыш иптәше, ярдәмчесе Галия белән йөриләр. Моннан ярты ел элек ул башкаланың 7 нче хастаханәсенең тернәкләндерү үзәгендә дәваланып ятканда тренер-табиб аңа «Тимер» командасы барлыгын әйтә. Шуннан кызыксынып Ренат команданы эзләп табып капитаны белән таныша. Күп тә үтми күнегүләргә йөри башлый, көч туплый, команда белән җиңүләргә ирешә.