Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтачта районкүләмендә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең үзешчән сәнгать коллективлары арасында бию фестивале конкурсы узды

Районыбыз сәхнәләрендә 180 һәвәскәр бию остасы үзара көч сынашты. Район күләмендә иң яхшы бию коллективларын ачыклау максатыннан уздырылган бәйгенең 10 апрель көнне йомгаклау концерты узды. Нигезләмә буенча һәр коллектив ике бию: аның берсе парлы 5 пардан да ким булмаска, икенчесе ирекле бию булырга һәм катнашучыларның яше 18 яшьтән ким булмаска тиеш иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча нигезләмәне төгәл үтәгән Сосна мәдәният йорты 1 урын яулады һәм 50 мең сумлык сертификатка лаек булды. 2 урында Нөнәгәр,Чутай мәдәният йортлары һәм Шубан мәдәният йорты, алар 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. 3 урында Субаш мәдәният йорты, 20 мең сумлык сертификатка ия булды. Яңгул мәдәният йорты, Иске Көшкәт авыл клубына шулай ук 20 мең сумлык сертификат тапшырылды. Фоторепортаж биредә – baltaci.ru/photo/balt...

Балтачта районкүләмендә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең үзешчән сәнгать коллективлары арасында бию фестивале конкурсы узды. Районыбыз сәхнәләрендә 180 һәвәскәр бию остасы үзара көч сынашты.

Район күләмендә иң яхшы бию коллективларын ачыклау максатыннан уздырылган бәйгенең 10 апрель көнне йомгаклау концерты узды.

Нигезләмә буенча һәр коллектив ике бию: аның берсе парлы 5 пардан да ким булмаска, икенчесе ирекле бию булырга һәм катнашучыларның яше 18 яшьтән ким булмаска тиеш иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча нигезләмәне төгәл үтәгән Сосна мәдәният йорты 1 урын яулады һәм 50 мең сумлык сертификатка лаек булды.

2 урында Нөнәгәр,Чутай мәдәният йортлары һәм Шубан мәдәният йорты, алар 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

3 урында Субаш мәдәният йорты, 20 мең сумлык сертификатка ия булды. Яңгул мәдәният йорты, Иске Көшкәт авыл клубына шулай ук 20 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Фоторепортаж биредә – baltaci.ru/photo/balt...