Атаклы дин галиме Әхмәтһади Максуди тарафыннан язылган «Гыйбадәте исламия» китабы буенча Балтач үзәк мәчетендә бәйге уза дип хәбәр иткән идек. Бәйгедә 7-11 сыйныф укучылары катнашты һәм җиңүчеләр дә билгеле булды. Кызлар арасында Мәликә Әхмәтова (Шеңшеңәр) – беренче, Зөләйха Бадихова (Кариле) – икенче, Хәҗәр Бадихова (Кариле –өченче, Нәзилә Әхмәтова ( Шеңшеңәр) – дүртенче, Камилә Хафизова (Карадуган) бишенче урын яулады. Егетләр арасында Әмир Газизов (Бөрбаш) – беренче, Мөхәммәд Абибулаев (Бөрбаш) – икенче, Камил Ярмөхәммәтов (үзәк мәчет) өченче, Мөхәммәд Галиев (Карадуган) – дүртенче, Әлфис Закиров (Сәрдек) бишенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!