Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Заманча йөзү бассейны төзелеше дәвам итә

Октябрьскийда зур спорт объекты — 50 метрлы юллары булган заманча йөзү бассейны төзелеше дәвам итә. Әлеге объект «Бизнес-спринт. Я выбираю спорт» федераль программасы кысаларында төзелә. Бу проектны гамәлгә ашыру «Спорт России» илкүләм проектының «Спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы инфраструктура» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә. Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский белдерүенчә, инвестор белән даими аралашып торалар. Эшләрнең барышы контрольдә тотыла, төзелешне күзәтү өчен еш кына объектка чыгалар. Объект берничә бинаны берләштерә — бассейн, кунакханә, термаль комплекс. Нәтиҗәдә, һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба алырлык күпфункцияле комплекс барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта подряд оешмасы тимер-бетон эшләрен башкара, кунакханә бинасында баскыч маршлары монтажлана, термаль зонада опалубканы монтажлау һәм арматуралау алып барыла, тиздән бассейн зонасында монолит эшләр башланачак. Төзүчеләр графикны үти, бу эшләрне тулысынча июльдә тәмамларга исәпли, аннан

Октябрьскийда зур спорт объекты — 50 метрлы юллары булган заманча йөзү бассейны төзелеше дәвам итә.

Әлеге объект «Бизнес-спринт. Я выбираю спорт» федераль программасы кысаларында төзелә. Бу проектны гамәлгә ашыру «Спорт России» илкүләм проектының «Спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы инфраструктура» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский белдерүенчә, инвестор белән даими аралашып торалар. Эшләрнең барышы контрольдә тотыла, төзелешне күзәтү өчен еш кына объектка чыгалар.

Объект берничә бинаны берләштерә — бассейн, кунакханә, термаль комплекс. Нәтиҗәдә, һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба алырлык күпфункцияле комплекс барлыкка киләчәк.

Хәзерге вакытта подряд оешмасы тимер-бетон эшләрен башкара, кунакханә бинасында баскыч маршлары монтажлана, термаль зонада опалубканы монтажлау һәм арматуралау алып барыла, тиздән бассейн зонасында монолит эшләр башланачак. Төзүчеләр графикны үти, бу эшләрне тулысынча июльдә тәмамларга исәпли, аннан соң пыяла кую, бүлүче стеналар төзү башланачак, бассейн зонасын монтажлауга керешәчәкләр.

Фотолар шәһәр хакимияте битеннән.