Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Бичура төенчеге

Татар милләтенең фольклоры гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Безнең ата-бабаларыбыздан килгән халык авыз иҗаты күзгә күренмәс җеп сыман буыннарны берләштереп тора. Фольклор – көндәлек тормышта барлыкка килгән сорауларга җавап та ул, тәрбияче дә, шул ук вакытта күңел ачу чарасы да. Җырлар, бәетләр, дастаннар, әкиятләр Болгар, Сарай, Казан аһәңнәрен саклый. Халык аваз иҗаты белән таныш булган бала үз халкының тарихын, телен һәм мәдәниятен дә бик яхшы дәрәҗәдә үзләштергән була. Шул сәбәпле, фольклор хәзерге тиз үзгәрүчән, тотрыксыз чорда да бала тәрбиясендә мөһим роль уйный. Яшерен-батырын түгел, бүгенге мәктәп һәм укыту программасы милли җирлектән шактый ук аерыла башлады. Шушы бушлыкны тутыру максатыннан инсаннарга этнография, фольклор буенча мәгълүмат бирү зарур. Кече яшьтәге, хәтта өлкән сыйныфларда укучыларны да фикерләргә, хыялланырга, иҗадилыкка җәлеп итәргә кирәк. «Бичура төенчеге» дип аталган яңа сәхифәдә без укучыларыбызны халкыбызның авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштырып барачакбыз. Татар ф
Оглавление

Татар милләтенең фольклоры гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Безнең ата-бабаларыбыздан килгән халык авыз иҗаты күзгә күренмәс җеп сыман буыннарны берләштереп тора. Фольклор – көндәлек тормышта барлыкка килгән сорауларга җавап та ул, тәрбияче дә, шул ук вакытта күңел ачу чарасы да. Җырлар, бәетләр, дастаннар, әкиятләр Болгар, Сарай, Казан аһәңнәрен саклый. Халык аваз иҗаты белән таныш булган бала үз халкының тарихын, телен һәм мәдәниятен дә бик яхшы дәрәҗәдә үзләштергән була. Шул сәбәпле, фольклор хәзерге тиз үзгәрүчән, тотрыксыз чорда да бала тәрбиясендә мөһим роль уйный. Яшерен-батырын түгел, бүгенге мәктәп һәм укыту программасы милли җирлектән шактый ук аерыла башлады. Шушы бушлыкны тутыру максатыннан инсаннарга этнография, фольклор буенча мәгълүмат бирү зарур. Кече яшьтәге, хәтта өлкән сыйныфларда укучыларны да фикерләргә, хыялланырга, иҗадилыкка җәлеп итәргә кирәк. «Бичура төенчеге» дип аталган яңа сәхифәдә без укучыларыбызны халкыбызның авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштырып барачакбыз.

Татар фольклорында галимнәребез легенданың берничә төркемен аерып күрсәтә. «Бичура төенчеге»ндә шуның беренчесен – космогоник, ягъни дөнья һәм күк җисемнәренең яралуы турындагысыннан берничәсен тәкъдим итәбез. Җирнең Дөнья океаны төбеннән үрдәк тарафыннан чыгарылган кечкенә генә балчыктан барлыкка килүе хакында бүген сүзебез.

Мәгълүм булганча, үрдәк символы болгарларда бик әһәмиятле роль уйнаган. Легендаларда гына түгел борынгы бизәнү әйберләрендә дә әлеге кош төп фигура буларак яктыртыла. XI–XII йөзләр Идел буе Болгары осталарының ювелир сәнгатендә дә еш очрый. Бизәнү әйберләрендә асылташлар чигәләрдә хатын-кыз башын бәйләгән тукыма тасмасына парлап беркетелгәннәр яки чәчләренә үрелгәннәр. Ювелирлар бу эшләнмәләрне заказ буенча, бай кешеләр өчен ясаган. Ә аларны җитештерү урыны дип Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы Биләр шәһәре күрсәтелә. Үрдәкне сурәтләү борынгы Болгар сәнгатендә киң таралган булган. Үрдәк дөньяны өч стихиядә гәүдәләндерә, чөнки ул күктә оча, җирдә йөри һәм суда йөзә.

Үрдәктән яралган

Элек заманнарда дөнья тоташ судан гына торган. Кешеләр әле булмаган. Суда балыклар һәм су кошлары гына яшәгән. Шунда бер үрдәк, су төбенә чумып, борыны белән бер кисәк балчык алып чыккан. Ул зурайган һәм шуннан җир хасил булган, ди.

«Күкнең күтәрелүе» – күкнең җирдән аерылуы

Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән кагылырга да мөмкин булган.

Шул заманнарда бер хатын баласының артын салам белән чистарткан да пычранган саламны күккә кыстырып куйган.

Зәңгәр күк йөзе бу эшкә бик хурланган, ачуланган һәм, җирдән аерылып, югарыга менә башлаган. Күкнең болай эшләвенә кешеләр бик куркышканнар һәм күккә: «Китмә, күк, тукта!» – дип ялвара башлаганнар.

Ләкин күк аларны тыңларга да теләмәгән, үзенең җирдән ераклашуын дәвам иткән. Күкнең болай китеп баруын күреп, эт белән мәче дә бик борчылганнар. Алар да күкнең җирне ташламавын үтенеп ялварганнар.

Күк, эт белән мәченең ялваруларын ишетеп, аларны кызганган һәм менүеннән туктаган, ләкин җиргә элекке якынлыгына кайтмаган.

Шуннан бирле кешеләр эт белән мәчене кадерләп үз йортларында тота башлаганнар, ди.

Зөһрә кыз

Булган, ди, бер карт белән карчык. Аларның Зөһрә исемле бик матур, бик уңган бердәнбер кызлары булган. Бервакыт карчык үлеп киткән. Үлгән вакытында кызына: «Синең үз гомереңдә бер үтенечең үтәлер», – дип әйткән, ди. Карчыкны жирләгәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, карт икенче хатынга өйләнгән. Бик усал булган бу карчык. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән. Кызның әтисе өйдә булса, бер сүз дә әйтми, ә чыгып китсә җәфалый башлый икән.

Барлык авыр эшләрне кыздан эшләткән бу. Шулай бервакыт, эш булмагач, теге карчык иләк белән су ташырга кушкан кызга. Айлы төн икән. Күк йөзе аяз, ди. Йолдызлар җемелдәшеп торалар, ди. Кыз шулхәтле интеккән су ташып, һич түзәр әмәле калмаган. Айга караган да: «Әй Ходаем, җирдә болай интегеп яшәгәнче, айга ашырыр идең мине», – дигән. Һәм айга ашкан. Җәбердән котылган. Хәзер тулган ай вакытында әтисен сагынуын басалмый гел җиргә карап тора икән.

Фольклор әсәрләре «Татар легендалары һәм мифологик хикәятләр» китабыннан алынды.