Иртә һөнәри юнәлеш бирү — балалар бакчаларында тәрбияви-белем бирү эшенең төп юнәлеше, ул балаларның өлкәннәр эшчәнлеге турында күзаллауларын формалаштыруга һәм профессиональ мохиттә тормышка ашырыла торган уңышлы, сәләтле шәхес сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелә. Тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып балаларга әти-әниләре, өлкәннәр хезмәтенә ихтирам уяту. Шуның нәтиҗәсе буларак балалар белән Балтач, Карадуган авыл жирлегенен төрле оешмаларына экскурсияга барып, музей хезмәткәре, янгын сүндерүче, китапханәче, фельдшер, почта хезмәткәре, кибетче, чәчтараш, электрик, полиция хезмәткәре белән якыннан танышып кайту, балаларда сөйләп бетерә алмаслык кичерешләр тудырды. Әлеге юнәлешне еллык эшкә максат итеп куеп, зурлар төркемендә ата-аналар белән берлектә җыелыш, консультация, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр оештырылды. Һәр әти-әни үз һөнәрләре турында фото-видеосюжетлар әзерләргә теләк белдерделәр. Балалар белән исә эшчәнлекләрдә һөнәр ияләре турында әңгәмәләр, әдәби әсәрләр уку, шигыр