Октябрьский шәһәрендә 23 марттан 29 мартка кадәрге чорда юл хәрәкәте иминлегенә аерым игътибар бирелде. Узган атна дәвамында шәһәр юлларында 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларның берсендә 21 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр алды. ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, теркәлгән аварияләрнең төп төрләре түбәндәгечә: биш очракта ике һәм аннан да күбрәк транспорт чарасы бәрелешсә, алтысында хәрәкәтсез торган машинага килеп бәрелгәннәр. Шулай ук ике тапкыр юлдагы киртәгә (препятствие) килеп бәрелү һәм биш башка төрле юл-транспорт вакыйгасы булган. Юллардагы вәзгыятьне контрольдә тоту максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан профилактик чаралар үткәрелде. Алар барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 227 очрагы ачыкланды. Шуларның иң куркынычы — дүрт машина йөртүче транспорт чарасын алкоголь исереклегендә идарә иткән өчен тоткарланды. 27 март кичендә Төньяк урамы, 19/19 йорты янында булган юл һәлакәте аеруча игътибарга лаек. Алдан фаразланганча, 66 яшьлек ир-ат «Рено Дастер» автомобилендә ян