Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк. Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына тапшырылачак. Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.