? Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем лә иләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәдур расулуллаһ», дип чын күңелдән әйтә, шул җәннәткә керә», – диде. Шулай итеп бүген көндә кеше өстендә торган намаз, ураза, зәкәт, хаҗ һәм башка кеше хаклары – болар барысы да кеше өстендә фарыз булып тора һәм аларны калдырган очракта, бу мөселман кешегә зур гөнаһ булып языла һәм Кыямәт көнендә алар өчен җавап бирәсе була. Шулай ук Аллаһы Тәгалә билгеләгән харамнардан тыелу фарыз булып тора һәм алардан баш тартмау зур гөнаһ булып санала һәм алар өчен дә Кыямәт көнендә җавап тотасы була. Ә җеназа намазы уку ул шушы вафат булган мөселман кешегә дога кылуны аңлата. Кемгә җеназа намазы укыла – шушы алда китергән иман кәлимәсен әйткән мөселман кешегә җеназа укыла. Ә кешенең күңел халәтен, кешенең гөнаһларын без хөкем итә алмыйбыз, ул Аллаһ каршында кала. Мөселман булып, иман калимәсен әйткән кеше өчен җеназа укып, без аның гөнаһларының ярлыкавының, җәһән-нәмн
– Дин кануннары буенча яшәмәгән кешегә бакыйлыкка күчкәч «урыны җәннәттә булсын» дип әйтү дөресме
29 марта29 мар
~1 мин