Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Татарский Мир

Рус-татар мәктәпләре эшчәнлегенә өлеш керткән мәгьрифәтче-педагог

Татар мәгарифен үстерүгә, аң-белем таратуга зур өлеш керткән зыялыларыбыз байтак. Алар арасында зур фәнни дәрәҗәләргә ирешмәгән, әмма халкына хезмәт итүне тормышының максатына әйләндергән шәхесләр дә бар. Алар янәшәсендә педагог- мәгърифәтче Мозаффар Мөштәриев тә лаеклы урын алып тора. Мозаффар Мөштәриев 1863 елда Казан губернасының Тәтеш өязе (Татарстанның хәзерге Апас районы) Үтәмеш авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне Болын-Балыкчы авылында алгач, ул 1825 елда Казанда Зәңгәр мәчет каршында ачылган «Халидия» мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Белемгә омтылуы һәм рус теле белән кызыксынуы аны Казан татар укытучылар мәктәбенә (КТУШ) алып килә. Казан татар укытучылар мәктәбе (КТУШ) - 1876 елнын 13 сентяберендэ ачыла. Ул татар балалары өчен рус телендә белем бирүче беренче дөньяви уку йорты. Әлеге белем йортының төп максаты - рус-татар мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерләүдән гыйбарәт. Мозаффар Мөштәриев үзенең педагогик эшчәнлеген, 1885 елны Тәтеш рус-татар мәктәбендә башлап җибә

Татар мәгарифен үстерүгә, аң-белем таратуга зур өлеш керткән зыялыларыбыз байтак. Алар арасында зур фәнни дәрәҗәләргә ирешмәгән, әмма халкына хезмәт итүне тормышының максатына әйләндергән шәхесләр дә бар. Алар янәшәсендә педагог- мәгърифәтче Мозаффар Мөштәриев тә лаеклы урын алып тора.

Мозаффар Мөштәриев 1863 елда Казан губернасының Тәтеш өязе (Татарстанның хәзерге Апас районы) Үтәмеш авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне Болын-Балыкчы авылында алгач, ул 1825 елда Казанда Зәңгәр мәчет каршында ачылган «Халидия» мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Белемгә омтылуы һәм рус теле белән кызыксынуы аны Казан татар укытучылар мәктәбенә (КТУШ) алып килә.

-2

Казан татар укытучылар мәктәбе (КТУШ) - 1876 елнын 13 сентяберендэ ачыла. Ул татар балалары өчен рус телендә белем бирүче беренче дөньяви уку йорты. Әлеге белем йортының төп максаты - рус-татар мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерләүдән гыйбарәт.

Мозаффар Мөштәриев үзенең педагогик эшчәнлеген, 1885 елны Тәтеш рус-татар мәктәбендә башлап җибәрә. Ул әлеге мәктәпнең оештыручысы, укытучысы һәм җитәкчесе була. Мөгаллим әлеге мәктәптә татар балаларына татар һәм рус телен, дөньяви фәннәрне укытуны алга куя.

Хөкүмәт тарафыннан рус-татар мәктәпләрендә ул елларда татар телен укыту каралмаган булса да, М.Мөштәриев мәктәптә татар телен өйрәнүнең дә мөһимлеген искәртә. Ул балаларны татар теленә өйрәтү өчен үз методикасын булдыра, картоннан күчмә хәрефләр ясап, татарча әлифба төзи.

Кызганычка каршы, төрле донослар, яла ягулар, тикшерүләр нәтиҗәсендә мөгаллим М. Мөштәриев үзе оештырган, укыткан һәм берничә ел җитәкчелек иткән рус-татар мәктәбеннән китәргә мәҗбүр була.

Үзенең максатларына ирешү өчен аңа бик күп кенә сикәлтәле юлларны, төрле киртәләрне үтәргә туры килә. Ләкин бу киртәләр М. Мөштәриевне туктата алмый, аны сайлаган юлының дөреслеге рухландыра. Мәгърифәтчелек идеяләре белән дәртләнеп, ул, фабрикант И.Акчурин ярдәме белән, Сызранда ир һәм кызлар балалар өчен аерым рус-татар мәктәпләре ача.

И.Акчурин эре фабрикант буларак кына түгел, хәйрияче һәм иганәче буларак та билгеле. Үз акчасына ул мәктәп, мәдрәсә, рус-татар уку йортлары ача һәм аларны матди яктан тээмин итеп тора.

Уку-укыту эшчәнлеген әлеге мәктәпләрдә тормыш иптәше Гыйрфәтҗан ханым Мөштәриева белән бергә алып бара.
-3

Педагогик эшчәнлеген Сызраньда башлаган М.Мөштәриев яңадан мәктәп дәреслекләре, уку кулланмалары проблемасы белән очраша. Ул Тәтеш рус-татар мәктәбендә эшләгән дәвердә үзе төзегән уку әсбапларын тагын да тулыландырып, аларны әлеге мәктәпләрдә куллана.

Педагог М.Мөштәриевнең укыту ысулын хәтта, шәһәр инспекторы да уңай бәяләп, фикерен И.Акчуринга да җиткерә: «рус учительләренең күбесе методсыз укыталар, шуның өчен балалары бернидә белми утыралар. Ә әнә сезнең татар мәктәбендәге учитель Мөштәриев яхшы метод белән укыта, балалары русчадан, хисаптан, җәгърафиядән алдадыр»,- ди.

Моннан тыш педагог-мәгърифәтче М.Мөштәриев балаларга гына белем биреп калмый, зурларга да укуга карата кызыксыну уятырга тырыша һәм шул максаттан чыгып, кичке курслар ача. Сызраньда асфальт һәм тире заводында хезмәт куйган эшчеләрнең үтенече буенча кичләрен шул мәктәптә өлкәннәргә белем бирә. Әлеге мөгаллимнән бик теләп дәресләр тыңларга килүләре, бу шәхеснең үз эшенең остасы икәнен тагын бер кат дәлилли. Кызганычка каршы, әлеге шәһәрдә дә ул үзенең педагогик һәм мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген озак дәвам итә алмый, төрле фикер каршылыкларына очрау сәбәпле, ул әлеге шәһәрдән дә күчеп китәргә мәҗбүр була.

1895 елны ул Оренбургка күчеп китә, мәктәп ачып, уку-укыту эшчәнлеген шунда дәвам итә. Мәктәптә укытудан тыш, ул укытучыларга да җәдидчә укыту ысулларын өйрәтә.

Соңрак, Севастополь, Истанбул шәһәрләрендә яши, әлеге шәһәрләрдә ул рус телендә хосусый дәресләр бирә. Истанбулның Шәрык тәгълим-тәрбия институтында имтиханнар биреп, шәһадәтнамә алуга да ирешә.

Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген дәвам итеп, ул Әстерхан, Казан шәһәрендә ир һәм кыз балалар өчен мәктәп ача, Казанда Сукно бистәсендә урнашкан рус-татар мәктәбендә укытучы һәм мәктәп янындагы ятим балалар приютының тәрбиячесе булып эшли.

Педагог һәм мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге аның 1915 елларда яңадан Тәтеш белән бәйле. Ул анда ике сыйныфлы мәктәптә мөдир, укытучы һәм өяз укытучылар берлеге рәисе вазифаларын башкара. Октябрь революциясеннән соң, мәктәпләрне үзгәртү яки яңаны ачу максат итеп куела. Әлеге эштә М.Мөштәриев тә үзенең өлешен кертә. 1917 елны анын тәкъдиме белэн Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Келәнче авылында башлангыч мәктәп ачыла, моннан тыш мәктәп каршында остаханә оештырыла.

Мөгаллим, һөнәрлек серләренә төшендерү максатыннан, укучылар белән бергә, парталар, урындыклар, өстәл, такта кебек мәктәп кирәк-яраклары ясыйлар. Шулай итеп ул белем һәм хезмәт тәрбиясен балаларда бергә үреп баруны уңай күренеш дип санады. .

1918-1920 еллар аралыгында ул Тәтеш өязендә укытучылар курсын оештыра, өяз мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә эшләр бүлекчәсендә мөдир вазифаларын башкара. Ләкин сәламәтлеге какшау сәбәпле, Оренбургка күчеп китәргэ мәҗбүр була. Анда да педагогик эшчәнлеген дәвам итә, ике баскычлы рус-татар мәктәбе мөдире һәм рус теле укытучысы булып эшли. Тынгысыз мөгаллим үзенең педагогик эшчәнлеген 1921-1923 елларда Ташкент шәһәрендә дәвам итә. Ташкент җиделлык Вахиди мәктәбендә, Ташкент коммунистик университеты каршында рабфакта һәм Үзбәкстан педагогика институтында рус теле укытучысы булып хезмәт итә.

Ләкин, туган ягы, туган туфрагы әлеге шәхесне яңадан үзенә тарта һәм ул 1924 елны Казанга кайтып, политтехникумда, индустрия һәм җир төзү техникумнарында мөгаллимлек итә.
Мозаффар Мөштәриев гаиләсе белән, Казан, август, 1925 ел
Мозаффар Мөштәриев гаиләсе белән, Казан, август, 1925 ел

Мозаффар Таҗетдин улы Мөштәриевнең педагогик эшчәнлеге рәсми дәрәҗәдә югары бәяләнә. 1928 елны Татарстан Мәгариф комиссариаты тарафыннан мәгариф өлкәсендәге 40 еллык эшчәнлеген исәпкә алып, аңа Хезмәт Герое исеме бирелә. Бу бүләк гади мактау билгесе генә түгел, ә сынаулар, авырлыклар аша булса да, мәгърифәт идеяләрен ныклы рәвештә алга алып барган шәхеснең гаять зур хезмәтен бәяләү.

-5

Төрле төбәкәләрдә мәктәпләр ачуда, педагогик кадрлар әзерләүдә үзенең өлешен керткән мәгърифәтче-педагог М.Мөштәриев 1937 елның 4 гыйнварында вафат була.

Т.Биктимерова, Р.Гыймазова мәкаләләре буенча әзерләнде.

Алия Сафина