Октябрьскийда мәдәният өлкәсе хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Бу — һәрвакыт безне яңа иҗатка рухландыручы, матурлык дөньясына алып керүче кешеләр. Октябрьский музыка колледжында тантаналы чара узды. Анда тармак ветераннары, бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләр һәм яшь талантлар җыелды. Залдан җылы рәхмәт сүзләре, ихлас теләкләр һәм көчле алкышлар яңгырады.
Бүләкләрне шәһәр һәм республикабызның мәдәни тормышын үстерүгә еллар буе үзенең күңелен салганнар алды. Аларның фидакарь хезмәте аркасында октябрьскийлыларда музыкага, биюгә, театрга, сынлы һәм гамәли сәнгатькә карата кызыксыну сүнми. Бу кешеләр булмаса, шәһәребезнең мәдәни тормышы да мондый бай һәм күпкырлы булмас иде. Фотолар хакимият социаль челтәрләреннән