Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Татарский Мир

Гыйлем – әхлакның җаны, нигезе - тәрбиядер

XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар дөньясы зур үзгәрешләр кичергән чор. Бу вакытта татар җәмгыятендә урнашкан карашларга яңача бәя бирү, тормышны яңача аңлау формалаша башлый һәм шушы дулкын тәэсирендә хатын-кызлар хәленә дә үзгә караш барлыкка килә. Нәтиҗәдә, татар хатын-кызының гаиләдәге авыр хәле, җәмгыятьтәге хокуксызлыгы, шәхси ирексезлеге көн үзәгенә чыга, гомумән алып әйткәндә, татар хатын-кызына бәйле күп кенә проблемаларны үз эченә алган, хатын-кыз мәсьәләсе барлыкка килә. Татар вакытлы матбугаты барлыкка килү белән хатын-кыз мәсьәләсе тагын да киңрәк яңгыраш ала. Күп кенә газета битләрендә әлеге теманы киң яктырткан «Хатын-кыз дөньясы», «Ханымлар кыйсеме», «Хатын-кыз галәме» дигән махсус бүлемнәр оештырыла. Аларда хатын-кыз проблемасын хәл итүнең төп юлы итеп кызларга тиешле белем һәм дөрес тәрбия бирү кирәклеге күрсәтелә. Чөнки хатын-кыз – ул яшь буынны тәрбия кылучы, шуңа күрә, аның җитәрлек дәрәҗәдә белеме һәм тәрбияви куәте булырга тиеш. Балага беренче тәрбия дәреслә

XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар дөньясы зур үзгәрешләр кичергән чор. Бу вакытта татар җәмгыятендә урнашкан карашларга яңача бәя бирү, тормышны яңача аңлау формалаша башлый һәм шушы дулкын тәэсирендә хатын-кызлар хәленә дә үзгә караш барлыкка килә.

Нәтиҗәдә, татар хатын-кызының гаиләдәге авыр хәле, җәмгыятьтәге хокуксызлыгы, шәхси ирексезлеге көн үзәгенә чыга, гомумән алып әйткәндә, татар хатын-кызына бәйле күп кенә проблемаларны үз эченә алган, хатын-кыз мәсьәләсе барлыкка килә.

Татар вакытлы матбугаты барлыкка килү белән хатын-кыз мәсьәләсе тагын да киңрәк яңгыраш ала. Күп кенә газета битләрендә әлеге теманы киң яктырткан «Хатын-кыз дөньясы», «Ханымлар кыйсеме», «Хатын-кыз галәме» дигән махсус бүлемнәр оештырыла.

Аларда хатын-кыз проблемасын хәл итүнең төп юлы итеп кызларга тиешле белем һәм дөрес тәрбия бирү кирәклеге күрсәтелә. Чөнки хатын-кыз – ул яшь буынны тәрбия кылучы, шуңа күрә, аның җитәрлек дәрәҗәдә белеме һәм тәрбияви куәте булырга тиеш. Балага беренче тәрбия дәресләре дә нәкъ менә хатын-кыз аркылы гаиләдә керә. Кыз бала гаиләдә туплаган тәҗрибәсе белән олы тормыш юлына баса һәм үзенең алдагы тормышын да туып-үскән гаиләсе үрнәгендә төзергә тырыша. Күренекле мәгърифәтче И.Гаспринский билгеләп үткәнчә, «Атаның гыйлеме – үзенә, ананың гыйлеме нәселенә».

Ике гасыр кисешендә үз хезмәтләрендә тәрбия мәсьәләсенә зур урын биргән татар ханымнарыннан Хәнифә Гыйсмәтуллина, Галимәтелбәнат Биктимерия, Фәхрелбәнат Сөләймания, Маһруй Мозаффария, Фатыйма-Фәридә Нәүрузова, Багъбостан Мөэминова, Сания Гыйффәтләрне атап узарга кирәк.

Аларның хезмәтләрендә хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирү, балалар тәрбиясен яхшырту, гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатыннарның тоткан урыны һәм аны күтәрү һ.б. бик күп мәсьәләләр яктыртыла.

Әлеге ханымнарның күбесенең тәрбия мәсьәләләрен яктырткан хезмәтләре аерым китап булып басылып та чыга. Шуларның берничәсенә тукталып үтик.

Күренекле мәгърифәтче һәм мөгаллимә Хәнифә ханым Гыйсмәтуллинаның кыз балаларга белем һәм тәрбия бирүнең әһәмиятен ассызыклаган «Гакыйдәтел әһле хак» («Хаклык әһелләренең ышанулары», 1895), «Тәгъзыя» («Юату», 1897) һәм «Мәгъдәнел мәсаил» («Мәсьәләләр чыганагы», 1900) исемле хезмәтләре билгеле. Риза Фәхретдин сүзләренә күрә, Хәнифә ханым китап бастырып чыгарган беренче татар хатын-кызы.

Х.Гыйсмәтуллина. Мәгъдәнел мәсаил. Казан, 1900.
Х.Гыйсмәтуллина. Мәгъдәнел мәсаил. Казан, 1900.

Галимәтелбәнат Биктимериянең (1876-1906) – тәрбия мәсьәләләрен яктырткан хезмәтләреннән «Мәгашәрәт адабе» («Аралашу кагыйдәләре», 1898) һәм «Хөснел васыять» («Күркәм васыять», 1899) исемле китапларын атап үтәргә кирәк. Шулай ук аның «Әхлаке җәлалия» («Бөеклек әхлагы») китабы өстендә эшләве дә билгеле. Тик, бик яшьли бакыйлыкка күчү сәбәпле, әдибә ханым әлеге хезмәтен тәмамлап өлгерә алмый.

Мөгаллимәнең 1899 елда басылып чыккан «Хөснел васыять» дип исемләнгән китабы хатын-кызга хокук тәрбиясе, хокук белеме бирә торган хезмәт. Автор анда васыять һәм аның төрләре, аларны үтәүнең үзенчәлекләре, опекуннар билгеләү кебек мәсьәләләрне тикшерә, васыятьнең хатын-кызларга кагылышлы өлешләренә җентекләп туктала. Ә инде «Мәгашәрәт адабе» (Фото 3) дигән китабында галимә гаилә мөнәсәбәтләренең күп якларына туктала: кайнана һәм килен мөнәсәбәтләре, шул вакыт өчен бик актуаль булган үги ана һәм үги балалар, ир белән хатын, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләре һ.б. Әйтергә кирәк, бу проблемаларның күбесе бүген дә актуальлеген югалтмыйлар. Әйтик, ятимлек проблемасы.

Г.Биктимерия. Мәгашәрәт адабе. С.-Пб., 1898. 23 б.
Г.Биктимерия. Мәгашәрәт адабе. С.-Пб., 1898. 23 б.

Авторның әлеге хезмәтендә шулай ук ир белән хатын мөнәсәбәтләренә дә урын бирелгән. Аларның тату, аңлашып яшәүләренең әһәмиятенә басым ясап, гаилә дус-тату булмаса, «мәгыяшәтнең ләззәте китәр, балалар тынычсызланыр», - ди.

Фәхрелбәнат Сөләймания (1854-1959) – Г.Биктимериянең әтисе белән бер туган апасы – шулай ук хатын-кыз тәрбиясенә кагылышлы күп кенә хезмәтләр авторы. Галимәнең кызларга атап язылган хезмәтләреннән «Гаилә тәрбиясе», «Мөгаллимәтел-бәнат», «Кызлар тәрбиясе» исемле әсәрләре бар.

Ф.Сөләйманова. Мөгаллимәтел-бәнат: Кызлар мәктәбенә махсус кыйраәт китабы. Уфа, [елы юк]. 36 б.
Ф.Сөләйманова. Мөгаллимәтел-бәнат: Кызлар мәктәбенә махсус кыйраәт китабы. Уфа, [елы юк]. 36 б.

«Кызлар тәрбиясе» китабы дөнья күргәч, Ф.Кәрими авторны котлап «Бу рисалә өйләрдә һәрбер хатын вә кызларның алларында булырыга лаектыр», - ди. Әлеге китапта хатын-кызларга көндәлек тормыш итүдә кирәк булган хезмәтләр турында тәфсилләп сөйләнә. Монда кер юу һәм кер үтүкләү серләре, ашарга пешерү, кунак каршы алу, өй җыештыру, шунысы да кызык, монда хуҗаларның хезмәтчеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлекләре дә яктыртылган.

«Гаилә дәресләре» хезмәтендә тәрбия-тәртип, әдәп-әхлак, үз-үзеңне тиешле рәвештә тоту кагыйдәләренә – хатын-кызның гаиләдә үз-үзен тотышы, аның иренә, кайнана белән кайнатасына, ир ягы туганнарына, үз якыннарына, дусларына мөнәсәбәте, гаиләдәге вазыйфалары һ.б.га зур урын бирелә. Шулай ук хатын-кызларның төп вазыйфаларыннан берсе булган – бала тәрбиясе киң яктыртыла.

«Мөгаллимәтел-бәнат» исемле хезмәтендә исә, хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирүнең никадәр кирәкле һәм әһәмиятле икәнлеге ассызыкланып, кыз балаларны тырыш, уңган, яхшы холыклы, әдәпле булырга өндәгән хикәяләр тупланган. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, Ф.Сөләйманиянең әлеге китаплары кызлар мәктәпләрендә уку әсбабы буларак та кулланылышта булган.

Бу чорда тәрбия хакында язылган әсәрләр укучыларга күп вакытта үгет-нәсыйхәт формасында тәкъдим ителгән. Шундый хезмәтләрнең берсе – күренекле мәгърифәтче һәм мөгаллимә М.Мозаффариянең (1873-1945) 1901 елда Казан университеты басмаханәсендә нәшер ителгән «Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана», ягъни «Замана кешеләренә нәсыйхәт» дип аталган китабы.

М.Мозаффария. Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана. Казан, 1901. 14 б.
М.Мозаффария. Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана. Казан, 1901. 14 б.

Исеменнән үк күренгәнчә, хезмәт үгет-нәсыйхәткә, тормыш итәр өчен дөрес юнәлеш күрсәтүгә юнәлдерелгән. Әлеге китапта шулай ук бүгенге көндә дә актуаль булган кыз бала тәрбиясе, әдәп-әхлак, гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре күтәрелгән.

Китап өч өлештән тора. Беренче өлештә хатын-кызларга белем алу кирәклеге яктыртылган, балалар һәм хатын-кыз тәрбиясе буенча нәсыйхәтләр бирелгән. Икенче өлештә кайната һәм кайнанага тиешле сүзләр, ә өченче өлештә ирләргә карата булган фикерләр урын алган.

Китапның тагын бер әһәмиятле ягы бар – ул авторның нинди шәхес булуын тагын да якыннанрак ачыкларга, мөгаллимәнең тормыш сәхифәләрен төгәлләштерергә, авторның узган вакыйгаларга шәхси карашын билгеләргә ярдәм итә. Чөнки хезмәт, авторның үз тәҗрибәсенә таянып, башыннан узган кайбер вакыйгаларга нәтиҗә буларак язылган.

Әлеге берничә китап мисалында гына да ХХ гасыр башында кыз балаларга дөнья таләпләренә туры килерлек тәрбия бирү мәсьәләсенә зур әһәмият бирелгәнлеге күренеп тора. Бу мәсьәлә белән, иң беренче чиратта, хатын-кызлар үзләре шөгыльләнгәннәр.

Алсу Зиннатуллина