Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтач үзәк зурлар китапханәсе татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган чаралар

циклын дәвам итә. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәнең кунаклары Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары булды. Чара, Балтач мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашында шагыйрьнең тормыш юлы, ялкынлы иҗатын үз эченә алган театраль чыгышлар белән үрелеп барды. Муса Җәлил – халкыбызның мәңгелек горурлыгы, милләтебезнең батыр улы, какшамас милли рух гәүдәләнеше ул. Алай гына да түгел, җир шары буйлап сибелеп яшәүче татар халкын берләштереп, зур татар дөньясын үз тирәсенә беркетеп торучы олугъ күчәргә тиң абруйлы, тарихи шәхесебез.

Балтач үзәк зурлар китапханәсе татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган чаралар циклын дәвам итә.

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәнең кунаклары Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары булды. Чара, Балтач мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашында шагыйрьнең тормыш юлы, ялкынлы иҗатын үз эченә алган театраль чыгышлар белән үрелеп барды.

Муса Җәлил – халкыбызның мәңгелек горурлыгы, милләтебезнең батыр улы, какшамас милли рух гәүдәләнеше ул. Алай гына да түгел, җир шары буйлап сибелеп яшәүче татар халкын берләштереп, зур татар дөньясын үз тирәсенә беркетеп торучы олугъ күчәргә тиң абруйлы, тарихи шәхесебез.

-2
-3
-4
-5