Укучы балалар 10 көнгә якын мәктәптән читә, өйләрендә булачак. Уку баладан, аның организмыннан зур көч, энергия таләп итә. Шуңа күрә баланың сәламәтлеген саклау – иң төп бурычларыбызның берсе. Бу ялларның шушы вакытка тәгаенләнүе дә нәк шушы максатларга яраклаштырылган. Бала бүгенге матур, язгы көндә урамга тартыла. Нәкъ шушы вакытта аларның уйныйсы, аралашасы килә. Бу — табигать белән бәйләнеш, физик активлык, социаль күнекмәләрне үстерү өчен менә дигән кулай вакыт. Бала инде урамда велосипед белән йөрергә, иптәшләре белән футбол яисә башка уеннарда катнашырга ашыга. Нәкъ менә шушы вакытта укучыларның мәктәпләрдә юл кагыйдәләрен өйрәнү сәгатьләрендә урамда үз-үзен тоту күнекмәләрен ничек үзләштерүләре күренә. Укыту-тәрбия оешмаларында бу мәсьәлә тиешенчә өйрәнелсә дә, балаларны язгы каникулларда үзләрен генә игътибарсыз калдыру дөрес түгел. Юлларда балалар белән булган транспорт фаҗигаләре нәкъ шуны раслый. 2025 елда районда 16 яшькә кадәрле балалар тарафынан 30 юл кагыйдәләрен бо