Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

23 марттан 5 апрельгә кадәр ТР территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң

масштаблы чара уза. Шул максатыннан районыбыз мәктәпләрендә Балтач районы «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы җитәкчесе Лилия Һадиева балалар белән очрашулар үткәрә. Очрашу вакытында балаларга юлда үз-үзеңне тоту, бигрәк тә җәяүлеләр кичүендә юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен, тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыйлары буйлап хәрәкәт иткәндә яки юл кырыеннан торак пунктлардан читтә йөргәндә, яктылык кайтаручы элементларны йөртүне, велосипедта, мопед, скутерларда йөрү кагыйдәләрен кабат аңлата, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә. – Гамәлдәге закон нигезендә, мопед (скутер), квадроцикл белән 16 яшьтән, «М» категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Машина йөртүчегә 16 яшь булмаса, административ санкцияләр аның әти-әнисе җилкәсенә төшә, - Лилия Һадиева

23 марттан 5 апрельгә кадәр ТР территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң масштаблы чара уза. Шул максатыннан районыбыз мәктәпләрендә Балтач районы «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы җитәкчесе Лилия Һадиева балалар белән очрашулар үткәрә.

Очрашу вакытында балаларга юлда үз-үзеңне тоту, бигрәк тә җәяүлеләр кичүендә юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен, тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыйлары буйлап хәрәкәт иткәндә яки юл кырыеннан торак пунктлардан читтә йөргәндә, яктылык кайтаручы элементларны йөртүне, велосипедта, мопед, скутерларда йөрү кагыйдәләрен кабат аңлата, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә.

– Гамәлдәге закон нигезендә, мопед (скутер), квадроцикл белән 16 яшьтән, «М» категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Машина йөртүчегә 16 яшь булмаса, административ санкцияләр аның әти-әнисе җилкәсенә төшә, - Лилия Һадиева

-2
-3