Аның башында районыбыз тренеры Гарифуллина Ландыш Василовна тора. Ул үзе, күп кенә республика, бөтенрәсәй ярышларында катнашып, призлы урыннар яулаган. Күп еллар дәвамында үз осталыгын балаларга да өйрәтә. Аның укучысы булу бәхете миңа һәм минем сеңлемә тәтеде. Күп тренировкалардан соң, үзебез дә ярышларда урыннар яулый башладык. Сеңлем Раида хәтта Удмурт республикасында Рәсәй чемпионкасы исеменә иреште. Күптән түгел безнең мәктәпнең башлангыч сыйныфлары арасында тренерыбыз Ландыш Василовна призына шахмат ярышы узды. Ярышта барлыгы 32 укучы көч сынашты. Турнир Ландыш Василовнаның җылы сүзләре, укучыларның бер-берсен сәламләве белән башланып китте. Ачу тантанасы тәмамлангач, судья кагыйдәләр белән таныштырды. Тулырак: https://baltaci.ru/news/sport/norma-maktabenda-trener-landys-garifullina-prizyna-saxmat-iarysy-uzdy