1 кг эремчекне 1 литр сөттә эремчек үзләнгәнче кайнатабыз. Сөт кайнап чыкмый.(Минем эремчек 2 кг иде, 2 литр сөттә кайнаттым). Эремчекне иләк аркылы сөзәбез. Эремчекне яңадан элекке кастрюльгә салабыз. Шул массага 2 йомырка, бер кисәк сыер мае, 1 чәй кашыгы сода, 0,5 чәй кашыгы тоз салып бераз кайнатабыз. Үзле массаны формага салып куябыз, 2-3 сәгатьтән сыр әзер була. Тәмле булсын!