Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Дорга балалары канатлы дусларны яңа оялар белән куандырды

1 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара кошлар көне кысаларында Дорга авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә, «Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз» экологик сәгате үткәрде. Чарага экологлар да чакырылган иде. Әңгәмә барышында балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Чара азагында балалар кунаклар белән бергә, кошлар җырлап барысын да сөендерерлек итеп, үзләре ясаган сыерчык ояларын балалар бакчасы территориясендә элеп куйдылар.

Дорга балалары канатлы дусларны яңа оялар белән куандырды

1 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара кошлар көне кысаларында Дорга авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә, «Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз» экологик сәгате үткәрде.

Чарага экологлар да чакырылган иде. Әңгәмә барышында балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр.

Чара азагында балалар кунаклар белән бергә, кошлар җырлап барысын да сөендерерлек итеп, үзләре ясаган сыерчык ояларын балалар бакчасы территориясендә элеп куйдылар.

-2
-3
-4