Бу юлы балаларның язгы каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан, шахмат ярышы үтте. Ярышны Смәел урта мәктәбе оештырды. Шахмат уены моннан ике мең ел элек Һиндстанда барлыкка килгән һәм бөтен дөньяга таралган. Ул үзенә сәнгать, фән һәм спорт элементларын сыйдырган логик уен. Спортның әлеге төре кешенең уйлау сәләтен үстерә, баш мие өчен гимнастика булып тора. Ярышта катнашкан барлык егетләргә рәхмәт әйтеп , җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз.