Найти в Дзене
Газета «Туган як»

1 шәһәр хастаханәсе табиблары уникаль операция ясаган

Безнең нейрохирурглар, заманча ысул белән катлаулы операция башкарып, биеклектән егылып умыртка баганасын җитди имгәткән яшь пациентны аякка бастырган. Табиблар ике сантиметр озынлыкта гына кечкенә кисемнәр ясап, махсус кораллар ярдәмендә умыртка баганасын торгызырга ярдәм итәчәк конструкцияләр — винтлар һәм штангаларны урнаштырган. Хирургик тыкшыну барышында умыртка сөяге дөрес формага кайтарылган, умыртка баганасының зарарланган өлеше ышанычлы итеп беркетелгән. Шулай ук винт ярдәмендә сөяк кисәге тоташтырылган. Бу аңа дөрес итеп ялганырга ярдәм итәчәк. Медицина командасының осталыгы һәм бердәм эш итүе нәтиҗәсендә яшь кеше икенче көнне үк аякка баскан. Операцияне нейрохирург Сергей Цыглеев башкарган. Аңа операция шәфкать туташлары Наталия Ильяхунова һәм Римма Шакирова ярдәм иткән. Хирургик тыкшынуның куркынычсыз үтүен табиб-анестезиолог-реаниматолог Наза Газизова һәм анестезия шәфкать туташы Ирина Мишина тәэмин иткән. Махсус җиһазлар ярдәмендә процессны рентген-лаборант Елена Холодова

Безнең нейрохирурглар, заманча ысул белән катлаулы операция башкарып, биеклектән егылып умыртка баганасын җитди имгәткән яшь пациентны аякка бастырган.

Табиблар ике сантиметр озынлыкта гына кечкенә кисемнәр ясап, махсус кораллар ярдәмендә умыртка баганасын торгызырга ярдәм итәчәк конструкцияләр — винтлар һәм штангаларны урнаштырган.

Хирургик тыкшыну барышында умыртка сөяге дөрес формага кайтарылган, умыртка баганасының зарарланган өлеше ышанычлы итеп беркетелгән. Шулай ук винт ярдәмендә сөяк кисәге тоташтырылган. Бу аңа дөрес итеп ялганырга ярдәм итәчәк.

Медицина командасының осталыгы һәм бердәм эш итүе нәтиҗәсендә яшь кеше икенче көнне үк аякка баскан.

Операцияне нейрохирург Сергей Цыглеев башкарган. Аңа операция шәфкать туташлары Наталия Ильяхунова һәм Римма Шакирова ярдәм иткән. Хирургик тыкшынуның куркынычсыз үтүен табиб-анестезиолог-реаниматолог Наза Газизова һәм анестезия шәфкать туташы Ирина Мишина тәэмин иткән. Махсус җиһазлар ярдәмендә процессны рентген-лаборант Елена Холодова күзәткән.

Сүз уңаеннан, савыгып килүче авыру социаль челтәрләрдә үземне көн саен яхшырак хис итәм, дип язган һәм белгечләргә зур рәхмәтен белдергән.

Фото: vk.com/oktgb1 төркеменнән.