Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

📣 😍 Тиздән Казан үзәгендә яңартылган ЦУМ - «Уникаль осталык үзәге» эшли башлаячак

Сезгә аның бизәлешен һәм андагы осталарның эшләнмәләрен чагылдырган берничә фото тәкъдим итәбез. Матур бит? Өр-яңа бинада эшләячәк һөнәрчеләр исемлегендә тимерчеләр, пыяла осталары, чүлмәкчеләр, музыка кораллары ясаучылар, агач, тире, мамык эшкәртүчеләр, милли кием тегү осталары, нәфис тукучылык осталары, зәркәнчеләр, курчак ясаучылар, каллиграфлар, келәм тукучылар, сувенир продукциясе ясаучылар, челтәр үрү һәм чигү осталары бар. «Уникаль осталык үзәге»нең бизәлешендә төп акцент та һөнәрчелеккә бәйле. Яңа ЦУМ кунаклары остаханәләрдә катнашып, осталарның эшләгәнен үз күзләре белән күрә алачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен зур ярминкәләр, күргәзмәләр, инсталляцияләр һәм төрле чаралар тәкъдим ителәчәк. План буенча, төрле мастер-классларда берьюлы 800 кеше катнаша алачак.

📣 😍 Тиздән Казан үзәгендә яңартылган ЦУМ - «Уникаль осталык үзәге» эшли башлаячак. Сезгә аның бизәлешен һәм андагы осталарның эшләнмәләрен чагылдырган берничә фото тәкъдим итәбез. Матур бит?

Өр-яңа бинада эшләячәк һөнәрчеләр исемлегендә тимерчеләр, пыяла осталары, чүлмәкчеләр, музыка кораллары ясаучылар, агач, тире, мамык эшкәртүчеләр, милли кием тегү осталары, нәфис тукучылык осталары, зәркәнчеләр, курчак ясаучылар, каллиграфлар, келәм тукучылар, сувенир продукциясе ясаучылар, челтәр үрү һәм чигү осталары бар.

«Уникаль осталык үзәге»нең бизәлешендә төп акцент та һөнәрчелеккә бәйле.

Яңа ЦУМ кунаклары остаханәләрдә катнашып, осталарның эшләгәнен үз күзләре белән күрә алачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен зур ярминкәләр, күргәзмәләр, инсталляцияләр һәм төрле чаралар тәкъдим ителәчәк. План буенча, төрле мастер-классларда берьюлы 800 кеше катнаша алачак.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8