Чепья авылында гомер кичерүче Мәхмүт Һади улы Минһаҗевка бүген 95 яшь тулды. Мәхмүт ага гомерен тырыш хезмәт белән үткәргән кеше. Моны раслаучы медальләре, күкрәк билгеләре бик күп, Хезмәт Даны Ордены да бар. Донбасс шахталарында да эшләгән, районга кайткач үргән әйберләр фабрикасында хезмәт куйган. Хатыны белән Донбасста танышалар, кавышалар, ул да Балтач кызы була, уллары туа, районга күчеп кайткач икенче уллары туа. Тик менә хатынының аяклары авырган, бик иртә дөнья куйган. Ике улны тәрбияләп үстерү әти җилкәсенә калган. Улларын укыткан, кеше иткән. – Бер улым янымда, көн дә килеп йөри, икенче улым Чаллыда, үзенең шәхси фабрикасы бар, шуның директоры, – ди ул. Бабай аягын сындырган әле, йөри дә алмый, социаль хезмәткәре килә, булыша, әмма аның да кул астында караучылары күп, бер көндә барысына да өлгерергә кирәк. Мәхмүт абый тумышы белән Арча районыннан. – Лаеклы ялга 50 яшьтән чыктым, – дип сөйли ул. – 12 ел шахтада эшләгән стажым бар иде, 120 сум пенсия каралды. Менә шундый
Бүген Хезмәт Даны Ордены кавалеры Мәхмүт Һади улы Минһаҗевка 95 яшь тулды
2 дня назад2 дня назад
1 мин