Ул гади гражданнарга юлларда тәртип урнаштыруда катнашырга мөмкинлек бирә, ә 2025 елдан бу эш өчен матди бүләк алу мөмкинлеге дә тудырылды. «Халык инспекторы» кушымтасының эш тәртибе һәм әһәмияте турында район юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны Искәндәр Мөбарәкшин белән әңгәмә кордык. — Искәндәр Рашатович, «Халык инспекторы» кушымтасының әһәмияте нидән гыйбарәт? — «Халык инспекторы» халык белән юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча җаваплы хезмәткәрләр арасында ышанычлы элемтә булдыруда мөһим роль уйный. Ул гражданнарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге бирә. Килгән хәбәрләрнең барысы да Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә, күрсәтелгән мәгълүматның төгәллеге һәм җитәрлек булуы бәяләнә. — «Халык инспекторы» хезмәте аша юл кагыйдәләрен бозуның нинди очраклары турында хәбәр итеп була? — Бүген кушымта аша юл кагыйдәләрен бозуның 18 төре буенча хәбәрләр җиткерергә була. Аларның иң әһәмиятле
Татарстан Республикасында берничә ел инде эксперимент рәвешендә «Халык инспекторы» системасы эшли
20 марта20 мар
2 мин