Октябрьскийдан махсус хәрби операциядә катнашучы «Айболит» позывнойлы сугышчы 2нче гимназия укучылары белән бишенче тапкыр очрашты Хәрби хезмәткәр белән «Октябрьский нефтяник» журналисты аралашкан. - Фронттагы вәзгыять киеренке. Хәзер тагын да авырайды: безгә каршы бөтен Европа сугыша. Әмма Югары Башкомандующий куйган бурычлар үтәлә, - дигән «Айболит». - Моннан ике ел элек атышып сугышсалар, хәзер дроннар алыша. Дошман белән йөзгә-йөз очрашу ихтималы зур түгел. Русиядә пилотсыз системалар гаскәрләре булдырыла - бу бүгенге көндә иң мөһиме... Пилотсыз очкычлары күбрәк булган як һавада өстенлек ала. «Кошчыкны» максатына илтә, анда тиешле бурычын үтәтә, кире кайтара һәм барысына да батарея зарядын җиткерә алган операторлар кирәк. «Кошчык» белән идарә итүче булырга теләүчеләр күп, бигрәк тә яшьләр арасында — компьютер уеннарын оста уйнаган 18-20 яшьлек егетләр. Хәрби хезмәткәрләр сафын тулыландырырга һәм Ватанны якларга теләүче шәһәрдәшләр Ленин проспекты, 49 адресы буенча Октябрьский хәрби