Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Мәръям Миңнегуловадан бик тәмле булочкалар

1 стакан җылымса сөткә салабыз 2 чәй калагы чүпрә, 2 чәй калагы шикәр комы, болгатып күпертергә куябыз. Камыр басасы савытыбызга 2 аш калагы шикәр комы, 2 йомырка, ярты чәй калагы тоз,125 гр ак май, ванилин, күпертелгән чүпрәне, он салып, камыр басабыз, камырыбыз бик йомшак булмаска тиеш, җәелеп тормаска тиеш. Җылы урынга кабартырга куябыз, кабарган вакытта бер тапкыр кул белән баскалап алабыз. Камыр кабаргач, камырны ике кисәккә бүлеп,1 см калынлыгында җәеп, стакан белән кисәбез. Кискән түгәрәкләрне пакет белән өстен ябып торып, бер 15-20 минут кабартабыз(камырыбызның өсте җилләмәскә тиеш). Майда пешерәбез. Суынгач уртасына шприц белән повидло (варенье) кертәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!

Мәръям Миңнегуловадан бик тәмле булочкалар

1 стакан җылымса сөткә салабыз 2 чәй калагы чүпрә, 2 чәй калагы шикәр комы, болгатып күпертергә куябыз.

Камыр басасы савытыбызга 2 аш калагы шикәр комы, 2 йомырка, ярты чәй калагы тоз,125 гр ак май, ванилин, күпертелгән чүпрәне, он салып, камыр басабыз, камырыбыз бик йомшак булмаска тиеш, җәелеп тормаска тиеш. Җылы урынга кабартырга куябыз, кабарган вакытта бер тапкыр кул белән баскалап алабыз.

Камыр кабаргач, камырны ике кисәккә бүлеп,1 см калынлыгында җәеп, стакан белән кисәбез. Кискән түгәрәкләрне пакет белән өстен ябып торып, бер 15-20 минут кабартабыз(камырыбызның өсте җилләмәскә тиеш). Майда пешерәбез.

Суынгач уртасына шприц белән повидло (варенье) кертәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!