Ел саен шәхси эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе үткәрә торган «Чын күңелдән» хәйрия акциясе кысаларында быел Балтач районының мөмкинлекләре чикле 166 балага азык-төлек пакетлары тапшырылды. Гөлнара Радик кызы, Рамил Радик улы балаларның өйләрендә булып, күчтәнәчләр белән сөендерделәр. Бүләкләрне шулай ук авылларда «Наз» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән авыл җирлеге башлыклары таратты. Райондашларыбыз хәйриячеләргә, шулай ук аларның балаларына, әти-әниләренең игелекле эшләрен актив дәвам итүче Гөлнара белән Рамилгә чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтте. Закировлар гаиләсенең әлеге акциясе районда «Язгы игелек атнасы»ның яхшы башлангычы булыр дип өметләнәбез.