Мең-мең бәхет юллар чакта,
Ягым, сиңа тиң калам.
Авылның яшел чирәмен
Сагына һәрбер балаң. Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем.
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем. Ай нурыдай якты иде
Авылдагы вакытлар.
Учак янында кичләрен,
Эх, күңелле уеннар! Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем.
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем. Зифа юкәләрең белән
Кызыктырма син, калам —
Кайда җиләк болыннарың,
Яшел чирәмең кайда? Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем.
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем. Яшәсәм дә еракларда
Тора алмыйм мин синсез.
Читкә типмә, авылкаем,
Буласым килми сансыз. Йөзәрләгән балаларың
Дөньяларны гизәләр.
Авырлыклар килгән чакта
Сиңа табынып түзәләр. Гомерлеккә уелгандыр,
Мәхәббәт авылыма.
Агарса да чигә чәчем,
Бетмәс сөюем сиңа. Кайтып киләм авылыма,
Каршы ала күл буйлары.
Балык тотып, уйнап үскән
Инешләре, елгалары.
Кайтып киләм авылыма,
Сукмак төшкән урамнарың.
Урап узам әле тагын
Бер туздырып тузаннарын. Сагындыра, сагындыра
К