Руслан Кашапов – Рус Шуган авылы егете. Махсус хәрби операциягә райондашыбыз 2024нче елның 29 августында контракт төзеп китә Руслан, Рус Шуган мәктәбен тәмамлагач, укуын Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә дәвам итә. Ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү – Русланның яшәү принцибы. Ул хезмәт юлын да шушы өлкәдә башлый: биш ел Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Җәлил бистәсендәге бүлеге командиры булып хезмәт куя. – Эшкә урнашканда, шушы юнәлештә белем алдым, практика вакытында дөрес һөнәр сайлавыма тагын бер мәртәбә инандым. Махсус хәрби операция башлангач, анда китәргә теләсәм дә, шәхси сәбәпләр белән тоткарланырга туры килде. Туган илне саклау – һәр ир-егетнең, үзен туган иленең патриоты дип хис иткән һәркемнең изге бурычы дип саныйм. Дошман Курск ягына һөҗүм башлангач: “Болай булса, Мөслимгә дә килеп җитә бит җирбитләр!” – дип уйладым. Махсус хәрби операциягә баруыма үкенмим. Өченче дәрәҗә инвалид булып кайтсам да, намусым чиста: Ватан алдындагы бурычымны күпмедер дәрәҗәдә үтәдем, дип уйлыйм,