Әлеге сәхифәбез XIX гасыр ахыры – XX йөз башы күренекле татар җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, театр сәнгате үсешенә үз өлешен керткән, морзалар нәселеннән булган Гомәр Терегулов турында.
Мәгълүм ки, совет чорында аның кебек шәхесләр тарихчылар игътибарыннан читтә калып килде, әмма соңгы дистә елларда Гомәр Терегуловның тормыш юлын һәм иҗатын барлаган рухын сөендерерлек хезмәтләр дөнья күрде. Алар арасында галимнәр Диләрә Госманованың «Разлученный с Родиной. (Жизнь и судьба Гумера Терегулова)» (Татарстан, 1997, №11), «“Халыкка җанын фида итүче...” Гомәр Терегулов» (Гасырлар авазы – Эхо веков, 1997, №3/4), Илдус Заһидуллинның «“Хаклыкка җанын фида итүче идеалист” Гомәр Терегулов» (Татарстан, 2023, №8) исемле саллы язмалары да бар.
Гомәр Терегулов 1883 елның 9 апрелендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Богады волостена кергән (хәзерге Башкортстанның Болгавар районы) Яңа Каргалы авылында туа. Әтисе – Хәбибрахман Сираҗетдин улы; әнисе – Зөлхибә, Еникеевлар нәселеннән. Бер сыйныфлы рус‑татар мәктәбендә белем алганнан соң, әтисенә сәүдә эшендә ярдәм итә. Әмма Гомәрнең исә бу һөнәргә күңеле дә, кулы да ятмаган, күрәсең. Яшүсмер егет укуын дәвам итәргә теләсә дә, әтисе рөхсәт бирмәгән. Шулай ике ел вакыт үтеп тә киткән. Ниһаять, 15 яше тулгач, 1898 елда ул, әтисенең ризалыгын алмыйча, туган йортыннан чыгып, Казанга юл тота. Татар укытучылар мәктәбенә керергә иде дигән хыялы аны Казан каласына алып килгән. Гомәр Казан татар укытучылар мәктәбендә 1898 елның 3 августыннан 1902 елның маена кадәр үз хисабына укый. Бу хакта соңрак ул үзе болай язган: «Әйтергә кирәк, әтием минем укуыма ничек кенә каршы килгән булса да, акчадан мәһрүм итмәде».
Сәхифәбезнең герое нәкъ менә әлеге уку йорты диварларында Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямашев кебек татар дөньясында гына түгел, ә бәлки бөтен төрки дөньяда танылган шәхесләр белән танышкан, һәм, һичшиксез, биредәге очрашу-танышулар аның киләчәк язмышында хәлиткеч зур роль уйнаган.
Ул алар белән бергә Татар укытучылар мәктәбе кысаларында оешкан «Шәкертлек» исемле яшерен җәмгыятьтә катнаша.
Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Гомәр Терегулов бераз вакыт Казанда яши, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша. Бу вакыйгалар турында С. Лившиц хезмәтләрендә берникадәр мәгълүмат китерелә. 1903 елның гыйнвар аенда РСДРПның Казан комитеты тарафыннан халык арасында киң агитация алып барылган, шәһәр урамнарында русча һәм татарча прокламацияләр («Ко всем рабочим г.Казани») таратылган. Әйтергә кирәк, мимеографта басылган русча листовкалар татар теленә тәрҗемә ителеп, Хөсәен Ямашев һәм Гомәр Терегулов тарафыннан бастырып чыгарылган. Бу шәхесләрне, автор язганча, социал-демократлар оешмасына Ибнеәмин Әхтәмов җәлеп иткән.
Шулай итеп, революциягә кадәргә чорда һәм 1905 елгы Беренче рус революциясенең башлангыч чорында Г. Терегулов Казанда торып, алдынгы татар зыялылары белән бергә хезмәттәшлек иткән, шәкертләр хәрәкәтенә һәр яклап булышлык күрсәткән, революцион хәрәкәткә тартылган.
1905 елның 1 октябреннән 1906 елның 1 сентябренә кадәр ул Уфа шәһәренең беренче җәмигъ мәчете каршындагы «Госмания» мәдрәсәсендә хезмәт итә (мәдрәсә каршындагы рус классында укыта). Уфада яшәгәндә Гомәр төрле мәдәни чараларда катнаша. Хәер, бу турыда соңрак әйтербез, әлегә тарихи хезмәтләргә таянып, аның иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә кагылышлы фактларга тукталыйк. Тормышының бу чоры совет историографиясендә искә алынуы, карашларының шәрехләнүе аңлашыла, чөнки ул янә ялкынлы революционерлар тирәлегендә булып, революцион эшчәнлеген активлаштыра. Гүя язмыш үзе аны тагын Хөсәен Ямашев белән очраштыра!
1906 ел башларыннан шул ук елның октябрь ахырлары – ноябрь башларына кадәр Хөсәен Ямашев Уфада яши, аннан соң Оренбургка китә. 1906 елда татар социал-демократларының төп көчләре шулай итеп Уфада туплана.
1906 ел ахырларында Х. Ямашев җитәкчелек астындагы бер төркем, РСДРП(б) ның Уфа комитеты һәм Урал өлкә комитеты ярдәме белән, татар телендә «Урал» исемле легаль социаль-демократик газета чыгаруга рөхсәт ала. 1907 елның 4 гыйнварында Оренбургта газетаның беренче саны дөнья күрә, нәшире Т. Соловьев (соңрак Г. Терегулов), рәсми мөхәррире Хөсәен Ямашевның хатыны Хәдичә Ямашева була, чынлыкта газета белән Хөсәен Ямашев белән Галимҗан Сәйфетдинов идарә итә. Гомәр Терегулов исә «Урал» газетасының редакциясендә сәркатип вазыйфасын үти. Галимҗан Ибраһимов язганча, бу вакытта «Гомәр морза» меньшевик була.
Инде яңадан Г. Терегуловның Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсендә хезмәт иткән чорына кайтыйк. Күп вакыт та үтми, ул мөгаллимлек эшен калдырып, яңадан Казанга килә. Башка яшьләр кебек, Гомәр дә, үзе әйтмешли, «тәҗрибәле кешеләр җитәкчелегендә» белемен арттырырга омтыла. Һәм үзенең ниятләрен тормышка ашырыр өчен, 1907 елның көзендә Казан университетының юридик факультетына ирекле тыңлаучы буларак укырга керә.
Ләкин, аның сүзләренә караганда, белем җитеп бетмәгәнлектән, урта белем турында өлгергәнлек аттестаты алу өчен һәм имтиханнарга әзерләнү максаты белән Россия башкаласына китә. Санкт-Петербургта ике ел торганнан соң, гимназиядә имтиханнар биреп йөргәндә кинәт авырый башлый һәм шул сәбәпле кылган гамәлләре нәтиҗәсез кала, 1910 елның җәендә Казанга кайтырга мәҗбүр була. Биредә Гомәр имтиханнар тапшырырга ниятли, ләкин әле һаман да терелеп бетә алмый. Өстәвенә матди кыенлыклар килеп туа, әтисе якты дөньядан китеп бара һәм ул югары уку йортына керү хыялыннан ваз вичә. Шулай итеп, Казан губернасы Спасск шәһәрендә рус-татар мәктәбендә укытучы булып урнаша. Ә 1913 елдан Уфа губерна земство идарәсе каршында халык мәгарифе бүлеге мөдире булып билгеләнә.
Г. Терегулов җитәкчелегендә земство идарәсе каршында рус булмаган халыкларның мәктәптән тыш белем алуы җайга салына: медицина, авыл хуҗалыгы буенча фәнни-популяр китаплар һәм рисаләләр басылып чыга, умартачылык буенча курслар уздырыла, авыл китапханәләре эшли башлый һәм башка әһәмиятле чаралар гамәлгә ашырыла. Шунысын да ассызыклыйк, 1916 елда укытучылар әзерләү курсы ачылуында Гомәр Терегуловның өлеше аеруча зур була.
Моннан тыш, ул 1917–1918 елларда булган сәяси чараларда катнаша. Әйтик, «Мөселманнар арасында гражданлык [идеяләрен] тарату комитеты» (Уфа) рәисе була, Милләт Мәҗлесе әгъзасы була. Бөтенроссия мөселман съездында (Мәскәү, 1917, 1–11 май), Учредительное собрание (Петроград, 1918, 5–6 гыйнвар) эшендә катнаша.
1924 елда Европага күченеп китә.
Күргәнебезчә, Гомәр Терегуловның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге киңкырлы. Өстәвенә, иҗат кешесе буларак, ул иҗтимагый-мәдәни тирәлектә яши, язучылар, артистлар даирәсендә кайный, хәтта ки, аның иҗади активлыгы замандашларының да игътибарын җәлеп итә. Түбәндәге вакыйга моңа бер дәлил булып тора.
Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» әсәре буенча 1906 елның 21 апрелендә Уфа шәһәрендә узган беренче татар спектаклендә Гомәр Терегуловның катнашуы мәгълүм. 1916 елның көзендә Уфада Уфа мөселман ханымнары җәмгыяте инициативасы белән беренче спектакльнең 10 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы оештырыла.
Уфа сәхнәсендә уйнаучы һәвәскәр артистларны бу вакыйга уңаеннан бүләкләү уза, шул исәптән Гомәр Терегуловка «Татар театрын төзешүче – Гомәр Терегуловка» дип язылган көмеш портсигар тапшырыла.Бу хакта «Тормыш» газетасында хәбәр ителә: «Халык уенчыларга бик күп чәчәкләр ташлап, аларны алкышлады».
Шунысы да мәгълүм, Г. Терегулов «Нур» театр труппасында (1918 елның маенда таркала), аннан соң, 1920 нче еллар башында, Казанда Беренче татар дәүләт театрында эшли. Матур әдәбияткә керткән өлешен дә әйтеп китү зарур: 1908 елда Казанда аның «Шәкерт һәм яшьләр» исемле дүрт пәрдәлек пьесасы дөнья күрә.
Гомәр Терегулов 1938 елның 29 августында каты авырудан соң Бакыркөй (төр. Bakırköy) хастаханәсендә вафат була.
Кеше китә, җыры кала диләр... Гомәр Терегуловны да, төрле тармакларда кылган гамәлләреннән чыгып, һич икеләнүсез татар халкының тарихында якты эз калдырган, киңкырлы шәхес дип атарга мөмкин.