Балтач укучылары «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенеӊ зона этабында катнашты. Арча шәһәрендә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенеӊ зона этабы узды. Район мәктәпләренең зона турына үткән укучылары язучылардан, Казан федераль университеты галимнәреннән һәм Мәгариф министрлыгы белгечләреннән торган комиссия алдында чыгыш ясадылар, әӊгәмәдә катнаштылар. Һәр укучыга бәйгенең беренче туры җиңүчесе сертификаты тапшырылды. «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиӊүчеләр апрель аенда Казан шәһәрендә бүләкләнәчәк.
Балтач укучылары «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенеӊ зона этабында катнашты
17 марта17 мар
1
~1 мин