Марат Кәбировның «Караңгы як» дип аталган өр-яңа электрон китабы сатуга чыкты. Ул татарча һоррор ягъни куркыныч хикәяләр җыентыгы.
Авторның бөтен чәчмә әсәрләре дә психологик киеренкелек тудыру осталыгы белән аерылып тора. Ә бу китап — һоррор жанрына караган куркыныч хикәяләр җыентыгы. Димәк, мондагы вакыйгалар тормышның серле, шомлы, караңгы яклары белән бәйле һәм аяусыз киеренкелек иң югары ноктасына җитә. Автор бу жанрның классик кануннарына тугъры калган хәлдә, аны үзенчәлекле карашы, язу стиле белән баета. Серле күренеш-вакыйгалар һәм көтелмәгән борылышлар нәтиҗәсендә мавыктыргыч сюжетлар тудыра. Ул вакыйгалар эчендә серле һәм кызыклы каһарманнар хәрәкәт итә.
Бу җыентыкка кергән хикәяләр һоррор жанрының барлык юнәлешләрен дә диярлек колачлый. Эгар По иҗатына хас булган нәзакәтле караңгылык та, Говард Лавкрафттагы тирән атмосфера да, Рэй Брэдберидагы мистик магия дә, Стивен Кингтагы психологик тирәнлек һәм социаль чынбарлык та бар.
Тик боларның барсы да тәҗрибәле автор карашы аша узган, һәр әсәрдә нәкъ менә Марат Кәбировча кабатланмас атмосфера, үзенчәлекле персонажлар, көтелмәгән чишелеш ярылып ята. Гадәттән тыш вакыйгалар, мистик күренешләр дә чынбарлык булып тоелалар һәм гаҗәп тә, шомлы да, куркыныч та дөньяга алып кереп китәләр.
Бу татар әдәбиятында һоррор жанрына караган беренче китап. Әдәби барыш белән кызыксынучыларга шул ягыннан да үзенчәлекле. Ә инде коточкыч хикәяләр укырга яратучылар өчен үз тормышыбыз турында үз телебездә язылган китап яңалык та, бүләк тә булыр.
Гадәттән тыш күренешләр, үткен хисләр, тирән кичерешләр дөньясына рәхим итегез!
Нинди куркыныч хикәяләр көтә?
Җыентыкка кергән әсәрләр хакында бераз төшенчә алу өчен сезгә берничә хикәя турында кыскача белешмә бирәбез.
Агу
Гомерен фәнгә багышлап, гаиләсен бай тормыштш яшәтә алмаучы иреннән тәмам ялыккан хатын сөяркә таба һәм ирен агулап үтерергә тели.
Йөрәк
Ул үзен яратучыларга яхшы кәеф, бәхетле мизгелләр, яшәү көче бүләк итү өчен үз йөрәген телеп бирә. Тик иң хәлиткеч бер мизгелдә йөрәк телемнәре бетә.
Хәзер соң инде
Бер нәрсә дә сәбәпсез булмый. Һәрбер күренеш, шатлык булсынмы ул хәвефме, сезнең кайсыдыр гамәлләрегезгә җавап булып килә. Аның сезгә эндәшүе дә бер сәбәпсез түгел…
Әҗәл җыры
Коточкыч күренешләр җирлегендә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр кискен психологик тирәнлеккә төшә һәм җан өшеткеч могҗиза хасил итә.
Хат
IT-компаниядә читтән торып эшләүче ир көтмәгәндә электрон хатлар ала башлый. Хат язучы аның хакында барсын да белә, хәтта уй-кичерешләренә кадәр сизеп тора.
Мәҗлес
Күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кинәт чынбарлык чикләрен узып, мистик төсмер ала.
Туган көн
Тыныч тормыш белән тату гына яшәп ятучы гаиләгә көннәрнең берендә телефоннан шалтыраталар. Шалтыратучы үзен аларның улы дип атый. Тик боларның балалары юк һәм беркайчан да булмаган…
Бердәнбер
Стенадагы телевизордан диктор ил халкына хәерле көн тели һәм бүгенге һава торышы белән таныштыра — иртән минус егерме, көндез минус унбиш градус булачак, кар явачак. Хәйдәр ачык тәрәзә аша урамга күз сала һәм эссе җәй икәнен күрә. Тик кешеләрнең барсы да диктор искәрткәнчә кышкы киемнәрдән йөри.
Җирләү
Авылның иң абруйлы, хөрмәтле кешесен җирлиләр. Барсы да аны мактый, дан яудыра. Бары тик бер авылдашы гына аның үлеменә шик белдерә: “Ишетәсеңме, Газраил! Мин бирмим аны сиңа!” — дип кычкыра башын күтәреп. Һәм күкләрдән Газраил төшә.
Гайсә белән әңгәмә
Көтмәгәндә халык арасында: “Шәһәр читендәге калкулыкта Гайса пәйгамбәрне күргәннәр. Тәрегә асылынган килеш шунда тора икән. Нәкъ менә кинодагы шикелле,” — дигән хәбәр тарала. Һәм бу чын булып чыга.
Ни өчен укырга кирәк?
Үзенчәлек һәм төрлелек
Автор үзенең Эдгар По, Лавкрафт, Брэдбери һәм Кинг кебек жанр осталары иҗатына битараф түгеллеген, алардан өйрәнүен яшерми. Әмма җыентыкка кергән хикәяләрнең берсе дә өйрәнчек әсәр түгел, алар авторның үз остазлары дәрәҗәсендә иҗат итүен күрсәтә. Мондагы һәр хикәя язучының үзенчәлекле карашына, тирән психологизмына, сюжет төзү осталыгына, кабатланмас стиленә нигезләнгән. Укыучы куркыныч жанрының классик традицияләре үрнәкләре белән дә, бөтенләй яңача язылган хикәяләр белән дә берьюлы таныша ала. Һәр әсәрдә аерым ләззәт көтә.
Тиңдәшсез атмосфера һәм киеренке кичерешләр
Марат Кәбировның чәчмә әсәрләре кино караган шикелле укылуын һәркем белә. Бу хикәяләрдә дә сез серләр дөньясының бөтен нечкәлекләрен татып, шул дөньяда үзегез яшәгән кебек булачаксыз. Көчле эмоцияләр, тирән тәэсоратлар, кискен кичерешләр һәр әсәрнең соңгы ноктасына кадәр дәвам итә.
Психологик тирәнлек һәм күпкатламлы сюжет
Марат Кәбиров күңел ачу өчен генә әвәләнгән бер каптырмалы язмалар авторы түгел. Аның һәр әсәрендә төрле күренешләргә, кайчагында хәтта тормышның үзенә дә укучының карашын үзгәртә алырлык тирән мәгънә ята. Бу җыентыкка кергән хикәяләрдә дә сез чынбарлыкны кабул итүнең үзенчәлекле төсмерләрен күрерсез, әсәр геройлары белән кыен мәсьәләләрдән чыгу юлын табарсыз, авырлыкларга бирешмәслек көч тупларсыз. Бу әсәрләр караңгылыкны җиңү турында.
Электрон китапның танышу өчен эшләнгән демо-варианты — монда
Бу сылтанма буенча — сатып алырга
Шул ук биттә фикерләрегезне язып калдыра аласыз. Бу авторга бик зур ярдәм булачак.
Чыганак: https://maratkabirov.com/new/tatar-horror.html