? Татарстанда 20 март Ураза бәйрәме уңаеннан ял көне булачак. Бу биш көнлек эш атнасы булган оешмаларга кагыла. Ял көннәре 20 марттан 22 мартка кадәр дәвам итәчәк. 19 март — бәйрәм алды көне, шуңа күрә бу көнне эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.