250 грамм йомшарган атланмайны 4 стакан он белән уабыз. Шуңа 2 йомырка, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 стакан сөттә җебетелгән чүпрә, әзрәк тоз салып камыр басабыз. 8 кисәккә бүлеп җәябез. Таба төбенә җәя торган беренче катлам зуррак була. Аннан эчлек-камыр-эчлек салып 4 катлы итеп ясыйбыз. Әлеге продуктлардан 2 пирог чыга. Эчлек: 3 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1,5 стакан шикәр комы белән болгатабыз. Әзер пирогны газ мичендә өсте кызарганчы пешерәбез.