! 22 февраль, Яңгул авылында, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнар Камил улы Әхмадуллин истәлегенә хоккей турниры узды. Әлеге чарадан авыл халкы да читтә калмады. Спортны яраткан, актив спорт ярышларында даими катнашып килгән Илнарны дуслары, авылдашлары көчле рухлы, ярдәмчел, киң күңелле һәм бик яхшы капкачы буларак искә алалар. Әлеге турнирга Илнарның якыннары, туганнары, сыйныфташлары, дуслары, хәтта Әтнә көллиятендә бергә укыган группадашлары да килде. Чараны авылның спорт активисты, спорт остасы Ранил Дамир улы Сафиуллин, җирлек башлыгы Рамил Равил улы Гыйльфанов, Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге Яңгул урта мәктәбе директоры Илнур Илфат улы Җиһаншин, Илнарның әти-әнисе ачып җибәрде. Нияз Шамил улы Гыйльманов мәгьнәле вәгазь сөйләп, Илнар рухына дога кылды. 4 команда арасында бик көчле уен барды, уенга килгән җанатарлар да таралмый ахыргача егетләргә көч биреп тордылар. Спортчылар, җан-атарлар өчен Яңгул авылының оста пешекчеләре Раушания Исм