? — Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә, кыйммәтле материаллардан, металллардан һәм ташлардан эшләнмәгән бижутериягә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кагылмый. Бу, мондый эшләнмәләр гомуми кагыйдәләр буенча кире кайтарылырга тиеш дигәнне аңлата. Бижутерия эшләнмәләрен кире кайтаруны җайга салучы төп нигезләмәләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 25 маддәсендә язылган. Әгәр товар кулланылышта булмаса һәм үзенең товар кыяфәтен, куллану үзенчәлекләрен, пломбаларын югалтмаса, фабрика ярлыкларын һәм сатып алуны раслый торган кирәкле документлар сакланган булса, кулланучы, товарны сатып алганнан соң 14 көн эчендә аны алмаштырырга яки кире кайтарырга хокуклы. Шуны истә тотарга кирәк, әгәр бижутерия эшләнмәсе кулланылган яки зыян күргән икән, кибет аны кире алудан баш тартырга мөмкин.