Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

😍 Гөлфия Нуруллинадан хачапури рецепты

:   Кирәк: 2 аш кашыгы кефир, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 4–5 аш кашыгы он, 150 г сыр, 5 йомырка, 5 теш сарымсак, 1 бәйләм яшел тәмләткеч, 3 аш кашыгы майонез, 30 г атланмай, кыздыру өчен үсемлек мае.   Пешерәбез: Тирән эчле савытка кефир, он һәм тоз салып, камыр басабыз. Йомырканы каты итеп пешерәбез. Сырны эре тишекле угыч аша чыгарабыз. Сарымсак һәм яшел тәмләткечне пычак белән ваклап турыйбыз. Сыр, йомырка, яшел тәмләткеч, сарымсак һәм майонезны бергә болгатып, эчлек ясыйбыз. Камырны берничә кисәккә бүлеп, һәркайсын калынрак итеп җәябез. Җәймәгә, кырый-кырыйларын күтәртебрәк куеп, эчлеген тигезләп урнаштырабыз. Хачапурины үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Тәмлерәк булсын өчен кырый-кырыйларын атланмай белән майлыйбыз.   фотоны ясалма фәһем ясады 🙈

😍 Гөлфия Нуруллинадан хачапури рецепты:

 

Кирәк:

2 аш кашыгы кефир, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 4–5 аш кашыгы он, 150 г сыр, 5 йомырка, 5 теш сарымсак, 1 бәйләм яшел тәмләткеч, 3 аш кашыгы майонез, 30 г атланмай, кыздыру өчен үсемлек мае.

 

Пешерәбез:

Тирән эчле савытка кефир, он һәм тоз салып, камыр басабыз. Йомырканы каты итеп пешерәбез. Сырны эре тишекле угыч аша чыгарабыз. Сарымсак һәм яшел тәмләткечне пычак белән ваклап турыйбыз. Сыр, йомырка, яшел тәмләткеч, сарымсак һәм майонезны бергә болгатып, эчлек ясыйбыз. Камырны берничә кисәккә бүлеп, һәркайсын калынрак итеп җәябез. Җәймәгә, кырый-кырыйларын күтәртебрәк куеп, эчлеген тигезләп урнаштырабыз. Хачапурины үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Тәмлерәк булсын өчен кырый-кырыйларын атланмай белән майлыйбыз.

 

фотоны ясалма фәһем ясады 🙈