Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр куллану һәм укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү” темасына район семинары узды. Чарада район мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Директор Зарипова Г. Ф. гимназия эшчәнлеге белән таныштырды. Карадуган гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарифуллина Э. М., Хаҗиева Ф. Ф. ачык дәресләр тәкъдим иттеләр. Күренекле шәхесләребез-Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең юбилейларына багышланган “Татар әдәбияты- халкымның рухи байлыгы” дип аталган әдәби альманах уздырылды. Чарада якташыбыз, яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова да катнашты. Түгәрәк өстәлдә дәрес һәм чараларга анализ ясалды, Карадуган гимназиясенең эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде, март-май айларында узачак милли мәгариф юнәлешендәге чаралар турында мәгълүмат бирелде.